Аксубай районының Емелькино авылында гомер итүче Александр Сергеевич һәм Лия Ивановна Шурыгиннар кичә 65 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.
Алар гаиләсендә 7 гыйнвар – истәлекле дата. Бу көнне бөек православие бәйрәме Раштуадан тыш, шулай ук мөһим вакыйга – туй көне дә билгеләп үтелә.
Юбилярларны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары да килгән иде. Ел саен 7 гыйнвар көнне аларның нигезендә барлык якыннарының җыелуы матур традициягә әверелгән.
Александр Сергеевич һәм Лия Ивановна 65 ел бергә иңгә-иң куеп тату гомер кичергәннәр, барлык кыенлыкларны бергә узганнар, сугыштан соңгы авыр вакытта балалар тәрбияләп үстергәннәр.
Сугыш вакытында алар кече яшьтән колхозда хезмәт куялар. Соңрак Александр Сергеевич – бригадир булып, Лия Ивановна колхозда эшли. Ул вакытта декрет ялы түләнми, шуңа күрә хатын-кызга эшләргә туры килә, ә өйдә ул вакытта кечкенә оланнарын аларның өлкән балалары һәм әбиләре карап тора.
Шурыгиннар 7 балага гомер бүләк итеп, аларны илгә лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Аларны авыл халкы хөрмәт итә, киңәш сорап килүчеләр дә аз түгел. Әби белән бабай 8 оныкларын да тәрбияләшеп үстерешкән, ә хәзер аларның 10 оныкчыклары бар. Һәм бу әле чик түгел! Алар барысы да әби-бабалары нигезен хөрмәт итеп, алар янына еш кайталар.
Шурыгиннар гаиләсенә сәламәтлек, озын гомер һәм бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телибез.
Нет комментариев