Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районында яшәүче ханым туган авылына ярдәм иткәне өчен бүләккә лаек булды

Хезмәт ветераны Анастасия Мокеева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рус Кармәте авылында туып үскән, хәзерге вакытта Аксубайда яшәүче Анастасия Мокеева туган авылы өчен җан ата. Ул лаеклы ялда, озак еллар Аксубай урман хуҗалыгында хисапчы булып эшләгән.

Анастасия Алексеевна – Рус Кармәте авылы православие зиратын төзекләндерү буенча эшләрне башлап җибәрүчеләрнең һәм оештыручыларның берсе. Бу эштә ул үзе дә катнашкан, калада яшәүче авылдашларын да җәлеп иткән, акча җыюны да оештырган. Уртак эшнең нәтиҗәсе – зират тирәсе койма белән тулысынча тотып алынган, зират территориясен карт агачлардан чистарту буенча гаять зур эш башкарылган. Бертуганы Александр Алексеевич белән репрессияләнгән авылдашлары истәлегенә стела төзүгә, һәйкәл ремонтлауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Авылны төзекләндерү, якташлары истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрдә актив катнашканы өчен Анастасия Мокеева район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

– Анастасия Алексеевна туган авылы үсешенә зур өлеш кертте, – дип сөйли җирле совет депутаты Алексей Буранов. – Ул авыл проблемаларын йөрәгенә якын кабул итә. Теләсә нинди мәсьәлә – җәяүлеләр кичүе яисә буа төзелеше булсынмы, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Кече ватаныбызның шундый патриотлары булганда, бернинди проблемалар да куркыныч түгел, мондый кешеләр белән таулар күчерергә була!

Фото: Яңа Кармәт авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев