Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай пенсионеры барлык эшләрдә ярдәмче

Рус Кармәте авылында яшәүче Николай Исаншин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Рус Кармәтендә соңгы елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, репрессияләнгән авылдашларының истәлеген мәңгеләштерү, төзекләндерү буенча шактый эшләр эшләнде. Бу эшләрнең күбесе авыл халкы катнашында башкарылган. Активистлар арасында авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Николай Исаншин да бар. Ул күп еллар электрик булып эшләгән. Лаеклы ялда буганда да эшсез утырмый, авылның нинди дә булса гомуми проблемаларын хәл итәргә кирәк булса, теләп булыша.

– Николай Васильевич барлык эшләрдә дә ярдәмче, – ди Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров. – Хуҗалык эшчәнлегендә тәҗрибәле кеше буларак, су белән тәэмин итү буенча проблемалы хәлләр килеп чыкканда ярдәм кулы суза, өмәләрдә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев