Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны районда беренче булып «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» билгесен алды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы АПК ветераннары Советы һәм район башлыгы бүләкләренә авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Вячеслав Егоров лаек булды.

Иске Мокшинога авылның өлкән буын вәкилләренең берсен хөрмәтләүгә район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов килделәр. Алар ветеран белән шатланып очраштылар.

– Хөрмәтле Вячеслав Иванович! Чын күңелдән сезне якынлашып килүче юбилеегыз белән котлыйм, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез! – дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе тантана сәбәпчесенә.

Тантанада катнашучыларның уртак алкышлары астында ул ветеранга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын тапшырды.

Быел «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән махсус бүләк гамәлгә куелды. Камил Гилманов Вячеслав Егоровка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы исеменнән котлау хатын тапшырды. Ул районда бу мактаулы билгегә беренче булып ия булды. Тантана район башлыгының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Юбилярны Борис Соломонов җылы котлады, сәламәтлек, көч һәм энергия теләде. Шулай ук ветеран адресына КФХ башлыгы Анатолий Самаренкин да ихлас котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде. Юбилейга багышланган очрашу җылы әңгәмәгә әверелде, бик күп шатлык, күңелле хатирәләр алып килде.

Вячеслав Егоров Иске Мокшино авылында туып-үскән, Сөнчәле урта мәктәбендә укыган, Самара өлкәсендә техникумда белем алган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Беренче хезмәт чыныгуын Казахстан җирләрендә алган, аннары Алтай краенда басу-кырларда хезмәт куйган, трактор белән җир сөргән, җәен комбайнда урак өстендә катнашкан. Ул гомеренең берничә дистә елын «Мюд» совхозында эшләүгә багышлый. Аңа иң катлаулы, җаваплы участоклар ышанып тапшырыла, ул ышанычны лаеклы хезмәте белән аклый. 2006 елга кадәр, хуҗалыкны үзгәртеп корганчы, шунда хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев