95 яшенә – сугыш чоры фотосы
Сугыш һәм хезмәт ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Телешева Нина Александровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район җитәкчеләре - район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина һәм Аксубай лицее директоры Алексей Сударев килделәр. -...
Сугыш һәм хезмәт ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Телешева Нина Александровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район җитәкчеләре - район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина һәм Аксубай лицее директоры Алексей Сударев килделәр.
- Сез сугыш юлын үткән, бүгенге көндә районыбыз иминлеге өчен хезмәт куйган Аксубай укучыларының ничәмә-ничә буынын тәрбияләгән легендар шәхес, - дип билгеләде Камил Гилманов. - Юбилеегыз белән котлап, Сезгә гөлләмә бүләк итүебезгә һәм имин тормышта яшәгән яшь буыннар исеменнән җирдәге тынычлык, сугышчан батырлыкларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүебезгә без чиксез шат.
Шулай килеп чыга инде, юбиляр туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтә. Нина Александровнаның әтисе Александр Гуляев урманчы булган, алар каравылчы өендә яшәгәнгә, кызлары тугач аның туган көнен вакытында терки алмаганнар. Паспорт буенча Нина Александровнаның туган көне 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә. Ә аның 27 гыйнвар көнне үткәрелгән туган көне изге Нина Грузинская көненә дә туры килә әле.
Нина Александровна язмышында аның туган көненә бәйле билгеле даталар һәм вакыйгалар әз түгел. Аның туган көне уңаеннан әтисе Савгач урманчылыгы территориясендә яз көне ылыслы агачлар утырта. Әйтергә кирәк, 80 нче туган көнен билгеләп үткәндә Нина Александровна әлеге урманда булып та кайта. 1943 елда аның туган көне алдыннан Воронеж фронты гаскәрләре Воронеж шәһәрен азат итәләр, ә 1944 елның 27 гыйнварендә 900 көнгә сузылган Ленинград чолганышын өзәләр.
1941 елда пединститутның икенче курсын тәмамлап, имтиханнар тапшырыр алдыннан, Казан шәһәренең Бауман урамында урнашкан фотоательега фотога төшәргә йөгереп кергән шат һәм бернинди кайгысыз Нина һәм аның дус кызы нинди уйлар кичергәннәрдер...
- Урамга чыгуга репродуктордан сугыш башлануы турында кайгылы хәбәр ишеттек. Аннары Чабаксардагы запас элемтә полкында укулар. Фронтка безне 1942 елның 8 мартында җибәрделәр. Безнең Гуляевлар гаиләсеннән сугышка өч кеше киттек - мин һәм ике абыем. Бик куркыныч иде, - дип сөйли Нина Александровна. - Ләкин әнием турындагы уйлар һәм аның догалары һәрвакыт минем белән булды.
Шуңа күрә элемтә полкы элемтәчесе, батыр йөрәкле Нина, баш очыннан пулялар сызгырып үткәндә дә куркып калмый, өйдә әнисе көткәнгә, һичшиксез, исән кайтырга кирәклеген аңлый. Ләкин 1943 елда ялгышлык белән улларының берсенең үлеме турында кара кәгазь килгәч, әнисенең йөрәге хәсрәтне күтәрә алмый. Нинаның да йөрәге телгәләнә. Командирыннан кайтырга сорагач: "Сез үлем күрмәгән кешеләрме әллә?" дигән кырыс җавап ишетә.
Мәскәү, Ржев янындагы, Икенче Балтыйк буе, Белоруссия, Ленинград фронтларында барган сугышлар вакытында элемтәчеләр ротасы һәрвакыт алдынгы сызыкта була. Калинин фронтында аңа маршал Жуковның ил башлыгы Сталин белән элемтәсен оештырырга туры килә. Нина югалып калмый, кирәкле дулкынга күчә, маршал үз сүзләрен ил башлыгына төрле саннар һәм аңлаешсыз сүзләр белән җиткерә. Сөйләшү ике көн дәвам итә, төнлә дә туктамый. Икенче көнне, ил башлыгы белән аралашканнан соң, маршал Нинадан өйдәге хәлләрне сорый. Әнисенең үлеме турында ишеткәч, аталарча җилкәсенә кагып, "Кыю бул!" ди һәм "Яхшы эшлисең" дип мактый. Ә күпмедер вакыттан соң Нинага "Яхшы элемтәче" билгесен тапшыралар.
Нина Александровна Җиңү көнен Мәскәүдән Германиягә кадәр фронт юлын узып, Кенигсберг шәһәрендә каршылый.
Нина Александровна озак еллар Аксубай педучилищесында, аннан соң урта мәктәптә немец телен укыта, район ветераннар советының актив әгъзасы була.
Татарстанның Дәүләт комитеты архивыннан Нина (Гуляева) Телешеваның фронтташ дуслары белән төшкән сугыш чоры фотосы аның 95 еллык юбилеена иң кадерле бүләк булды. Фотоны аңа Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов тапшырды.
Телешевлар гаиләсендә әниләренең, әбиләренең медальләренә аерым игътибар белән карыйлар. Нина Александровна Бөек Ватан сугышы Ордены, Белоруссияне азат иткән өчен медале, "Яхшы элемтәче" билгесе белән бүләкләнгән. Ләкин ветеран үзе аларны бәйрәмнәрдә генә тага, чөнки Бөек Җиңү өчен түләнгән бәя - аның өчен иң кыйммәтлесе.
Видео: tatfrontu.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев