Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районыннан ТАССРның атказанган энергетигына 90 яшь тулды

МЮД поселогында яшәүче Анатолий Копаневны районда беләләр һәм хөрмәт итәләр.

Анатолий Сергеевичка 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына кармастан, озын буйлы, киң җилкәле, кулларында әле дә көч ташып торган ветеран кунакларны, кешеләргә хезмәт итеп алтмыш ел эшләгән агрофирма конторасында каршы алды. Узган гомер юлларын барлап ул, Ходай тарафыннан аңа кыйммәтле эш тәҗрибәсе, кешеләр белән очрашулар һәм авылдашлары буынының аның хезмәтен тану белән тулы тормыш бүләк ителгәнен белә.

– Авыл мәктәбен тәмамлагач, мин Чистай техникумына укырга кердем. Бу 1948 ел иде, абыйның фатирында яшәдем, өйдән миңа ярдәм итә алмадылар, чөнки бирерлек бернәрсә дә юк иде, ә мин чит гаиләдә артык кашык булырга теләмәдем – букчамны асып кире өйгә кайттым, – дип искә алды Анатолий Сергеевич. – Берникадәр вакыт безнең белән фатирда яшәгән механик мине укуыңны ташладың дип шелтәләде һәм мехцехка эшкә чакырды. Мине пилораманы әйләндергән 75 ат көчле локомотивка кочегар итеп билгеләделәр. Ике-өч айдан соң мине директор янына чакырдылар. Нинди гаеп эшләдем икән дип уйладым. Юк, миңа документлар бирделәр һәм Владимирск өлкәсенә укырга җибәрделәр.

Анатолий Сергеевич энергетика тармагына менә шулай килә. Барысы да белмидер әле, әмма районда беренче электр станциясе МЮД совхозында барлыкка килгән.

Совхоз директоры проект төзүчене, инженерны чакыра һәм плотина төзү өчен урын сайлана. 1951 елда Мюдта һәм Пионер поселокларында электр уты бирелә. Ә 1957 елда электрлаштыру өчен якын-тирәдәге Татар Сөнчәлесе, Карасу, Иске Мокшино, Сөнчәле, Кече Сөнчәле авылларына, Пономаревка, Ахматка, Носовка, Сталин, Покровка поселоклары да кушыла. Электрикларга эш җитәрлек була – төзелә торган социаль объектларга, авыл хуҗалыгы остаханәләренә, шәхси секторга электр үткәрәләр.

Педагогика ветераны Луиза Минсафина сөйләвенчә, баш энергетик Анатолий Копаневның тырышлыгы белән Иске Мошино урта мәктәбенә, Ахматка һәм Пионер башлангыч мәктәпләренә, участок хастаханәсенә, конторага, гаражга электр үткәрәләр, суэтем башнясы водокачкага тоташтырыла. МЮД совхозының Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнүендә Анатолий Сергеевич җитәкчелегендәге электриклар бригадасының да зур казанышы бар.

Энергетикның хезмәте лаеклы бәяләнә – 1965 елда Анатолий Копанев «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1983 елның октябрендә аңа «ТАССРның атказанган энергеты» исеме бирелә. Ул шулай ук «Казанның 1000 еллыгы» һәм «ТАССРның 90 еллыгы» медальләренә лаек, күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар.

Барысы да партбилетларны ертып ташлаганда, Анатолий Сергеевич Советлар Союзы Коммунисты исеменнән баш тартмый. Гомере буе ул үзенә һәм үз принципларына тугры кала. Һәм бүгенге көнгә кадәр актив җәмәгатьче булып тора, аңа киңәш сорап баралар, аның фикерен тыңлыйлар. Юбилярны котларга берничә буын авылдашлары – пенсионерлар да, җитәкчеләр дә, дуслары да җыелды.

– Сез көчле рухлы, бик акыллы кеше, үз совхозыгыз өчен һәм гомумән район өчен бик күп эшләр башкардыгыз. Сезне белгеч һәм намуслы кеше буларак ихтирам һәм хөрмәт итәм, – диде район башлыгы Камил Гилманов юбилярга мөрәҗәгать итеп. – Һәм бүген сезнең юбилеегызга шулкадәр күп дуслар килүе – аларның һәркайсы өчен Сезнең якын һәм кадерле кешегез булып калуыгыз турында сөйли.

Бүген Анатолий Сергеевич үзен карарга шәһәрдән кайткан кызы Марина белән яши. Хәзер алар икәүләп юбиляр мәрхүм хатыны Антонина Васильевна белән бергә, әтисенең васыятен үтәп утырткан алма бакчасын карыйлар. Копаневның әтисе һәм бабасы һәвәскәр бакчачылар булганнар, алма үстергәннәр һәм барлык авылдашларын сыйлаганнар. Анатолий Сергеевич көз көне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм бөтен авыл белән уңышны уртаклашу өчен, алмагачларның ел саен чәчәк атуын көтә.

– Авылда Анатолий Сергеевичның аталарча кайгыртуын һәм игелеген бәяләмәгән кеше юктыр, мөганен, – ди Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина. – Аның игелекле гамәлләре барысына да җитәрлек. Юбилярыбызга исәнлектә озак яшәвен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев