Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Янгында ир-ат һәлак булган

13 гыйнвар көнне 7 сәгать 20 минутта Бердәм кизү-диспетчер хезмәте номерына Аксубай районының Сосновка авылында торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә мич артындагы такта ятак янган. Янгынның гомуми мәйданы - 2 квадрат метр. Янгында 1970 елда туган йорт хуҗасы һәлак булган. Ул йортта үзе генә яшәгән....

13 гыйнвар көнне 7 сәгать 20 минутта Бердәм кизү-диспетчер хезмәте номерына Аксубай районының Сосновка авылында торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын нәтиҗәсендә мич артындагы такта ятак янган. Янгынның гомуми мәйданы - 2 квадрат метр. Янгында 1970 елда туган йорт хуҗасы һәлак булган. Ул йортта үзе генә яшәгән.
- Йорт хуҗасы үлеменең сәбәбе - янгын вакытында барлыкка килгән продуктлар белән агулану. Ул янгын сүндерүчеләр килгәнче ук һәлак булган. Ә янгын һәлак булучының тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүе сәбәпле чыккан, - дип белдерде Аксубай һәм Нурлат мунициаль районнары буенча МОНД инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. - Кешеләргә тәмәке тартканда, көнкүреш электр, газ җиһазлары, җылыту системалары белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Аз гына саксызлык күрсәтү дә бәла китереп чыгарырга мөмкин.
Әлеге янгын факты буенча районара кизү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре Сосновка авылында яшәүчеләрнең өйләре буенча йөреп чыгып аларга янгын иминлеге кагыйдәләре язылган белешмәләр таратканнар, шулай ук Емелькино авыл җирлегендә халык җыены узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев