Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялган аракы турында хәбәр иткән өчен – премия

Ялган аракы сату факты турындагы хәбәр өчен акчалата бүләк алып була. Физик затка, эшмәкәргә карата яки алкоголь сатуга бәйле теләсә нинди канунны бозган өчен дәлилләнгән хәбәргә нигезләнеп тутырылган административ беркетмә өчен 1000 сум түләнә. Дәлилләнгән хәбәр буенча 10нан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алына икән, 2000 сум түләнә. Лицензиясез...

Ялган аракы сату факты турындагы хәбәр өчен акчалата бүләк алып була.
Физик затка, эшмәкәргә карата яки алкоголь сатуга бәйле теләсә нинди канунны бозган өчен дәлилләнгән хәбәргә нигезләнеп тутырылган административ беркетмә өчен 1000 сум түләнә. Дәлилләнгән хәбәр буенча 10нан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алына икән, 2000 сум түләнә. Лицензиясез сату итү турындагы дәлилләнгән хәбәр өчен дә шулай ук 2000 сум күләмендә акча түләнә, чөнки бу канунны тупас бозу булып санала. Канун бозу буенча җинаять эше ачылса яки 100 литрдан артык алкоголь йолып алынса, 3000 сум күләмендә акча түләнә. Хәбәрләрне "Халык контроле" порталына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев