Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ялган аракы өчен – штраф һәм җинаять җәзасы

Районда һәр икенче җинаять исерек килеш кылына. Йомгаклау киңәшмәсендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев "исерек җинаятьчелек" турында сөйләде. Шуңа күрә дә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган елда полицейскийлар 1300 литр суррогат сатуга киртә куйган....

Районда һәр икенче җинаять исерек килеш кылына.


Йомгаклау киңәшмәсендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев "исерек җинаятьчелек" турында сөйләде. Шуңа күрә дә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Узган елда полицейскийлар 1300 литр суррогат сатуга киртә куйган. Этил спирты җитештерү һәм әйләнешенә, алкоголь һәм составында спирт булган продукция сатуга бәйле 36 кагыйдә бозу ачыкланган, ике җинаять эше кузгатылган.

-Ел дәвамында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлекләре тарафыннан 1077 тикшерү үткәрелде - район территориясенә суррогат кертүне ачыклау максаты белән юлларда рейдлар оештырылды, кибетләрдә рөхсәтсез сатуга контроль сатып алулар үткәрелде, Казахстан аракысын сату, балигъ булмаганнарга составында спирт булган эчемлекләр сатуга һәм төнлә аракы сатуга тикшерүләр үткәрелде, шулай ук өйдә җитештерелгән көмешкә сату фактлары ачыкланды, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге вәкиле вазыйфаларын башкаручы полиция лейтенанты Алексей Ионов.

Шулай итеп, Чистай-Нурлат автоюлында патрульдә торганда ДПС хезмәткәрләре 36 яшьлек чистайлы идарә иткән машинаны туктаталар - аның салонында биш литрлы 41 пластик сыешлык табыла. "Алкоголь" операциясе кысаларында Яңа Кармәт авылы кибетендә рөхсәт ителмәгән алкоголь продукциясе сату факты ачыклана - кибет киштәсе астында сату марксы билгесез булган ярты литрлы 19 шешә табыла. Әлеге сыеклык экспертиза үткәрү өчен Түбән Кама шәһәрендәге Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла.

Татарстанда Казахстан аракысын канунсыз сатуга каршы көрәш алып барыла. Әлеге чара алкоголь контрофакты белән көрәшкә юнәлдерелгән. Кузайкино-Нурлат автоюлында Яңа Чаллы кешесе, 39 яшьлек адәм идарә иткән чит ил автомашинасы туктатыла - салонны тикшергәндә анда ярты литрлы шешәләрдә Казахстанда җитештерелгән 55 әрҗә аракы табыла. 330 литр алкоголь продукциясе йолып алына һәм карар кабул итү өчен Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелә.

Такталы авылы кибетләренең берсендә дә Казахстан аракысы сатылган, ә бит кибетнең алкоголь сатуга лицензиясе дә булмаган - 10 литр Казахстан аракысы йолып алынган. Түбән Савруш кибетендә 11 литр Казахстан аракысы табылган.

Полицейскийлар аңлатканча, "булдыклы" гражданнар янган һәр әйберне сатып, үзләренә штраф салудан һәм эчкән кешеләрнең хастаханәгә эләгүеннән курыкмыйча сатуларын дәвам итәләр. Составында спирт булган сыеклыкны кибетләрдә, Казахстан аракысы яки көмешкә сыйфатында өйләрдә сату дәвам итә. Аксубайдагы шәхси кибетләрнең берсендә хәтта "Хлебный" косметик ласьонын сату факты ачыкланган, ә аны сәрхүшләр эчәр өчен сатып алалар. Көмешкә куучылар да йокламый. Аны сату территориясе районда зур урын били. Яңа Тимошкино, Урмандеево, Яңа Ильдеряк, Киса, Ким һ.б. авыллар. Җиңел юл белән акча эшләү өчен күпләр көмешкәне теләсә нинди матдәдән ясыйлар, аларны кешеләрнең агулануы да, сәламәтлек өчен куркыныч булуы да өркетми. Ә кайберәүләрнең эше тагын да алга киткән - техник спирты сатып алып, аны шешәләргә салып саталар - Карасу кешесе үзенең авылдашына составында спирт булган сыеклыкны ярты литрлы биш шешәдә йөзәр сумга саткан. Аксубайда яшәүче ханым исә, контроль сатып алу вакытында өеннән ике шешә спиртлы матдә саткан. Продукцияне тикшергәндә ачыкланганча, шешәләрдә сатылган сыекча алкоголь продукциясен җитештерүгә яраклы булмаган һәм кеше сәламәтлеге өчен иминлек таләпләренә туры килмәгән денатуратлы этил спирты булып чыга.

Акча эшләү максаты белән кайбер кибетләр сәүдә итү кагыйдәләрен бозалар - алкоголь продукциясен лицензиясез, балигъ булмаган балаларга саталар (әлеге факт Кәкре Күл кибетендә теркәлде), аны 22.00 сәгатьтән алып, иртәнге сәгать 10.00 кадәр дә саталар.

Районның баш полицейские - Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев сүзләренә караганда, бүлек хезмәткәрләре район үзәге һәм район территориясендә канунга каршы килеп, ялган аракы сату фактлары турындагы мәгълүматлардан хәбәрдар - ә инде гаеплеләргә җәза бирү вакыт эше. Ничек кенә булмасын, ялган аракы һәм көмешкә сатучылар барыбер җавап тотачак. Мондый продукция сату кеше гомеренә тиң. 2015 елда ялган аракы белән агулануның 14 очрагы теркәлгән, шуның биш очрагы үлем белән тәмамланган. Ә бит үлгән кешеләрнең гаиләләре, балалары, якыннары булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев