Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әти-әнисен рәсемгә төшергән

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ бүлегендә "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсемнәре бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә 6дан 14 яшькәчә полиция хезмәткәрләре балалары катнашты. Республика турына 197 эштән 30 сайлап алынды. Иң яхшы өч эш бәйгенең Бөтенроссия этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Алар арасында аксубайлы...

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ бүлегендә "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсемнәре бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгедә 6дан 14 яшькәчә полиция хезмәткәрләре балалары катнашты. Республика турына 197 эштән 30 сайлап алынды. Иң яхшы өч эш бәйгенең Бөтенроссия этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Алар арасында аксубайлы Айгөл Алмакаеваның да эше бар. 10 яшьлек Айгөл - Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Эльза Алмакаеваның һәм Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаевның кызлары - икенче тапкыр Бөтенроссия бәйгесе катнашучысы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев