Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Таңга кадәр йөрү зыянлы

Алда - укучылар өчен иң мәшәкатьсез вакыт. Аларны походлар, күңелле вакыт уздырулар һәм сәяхәтләр белән тулы өч ай ял көтә. Язгы җылы һава торышы хәзер дә балаларны урамга чакыра. Ләкин балигъ булмаган балаларга төнлә йөрергә ярамый дигән канунны беркем дә гамәлдән чыгармаганын онытмаска кирәк. - 31 майга кадәр балигъ булмаган...

Алда - укучылар өчен иң мәшәкатьсез вакыт. Аларны походлар, күңелле вакыт уздырулар һәм сәяхәтләр белән тулы өч ай ял көтә.

Язгы җылы һава торышы хәзер дә балаларны урамга чакыра. Ләкин балигъ булмаган балаларга төнлә йөрергә ярамый дигән канунны беркем дә гамәлдән чыгармаганын онытмаска кирәк.

- 31 майга кадәр балигъ булмаган яшүсмерләр ата- аналар яки аларны алмаштыручы затлардан башка 22:00 сәгатькәчә генә урамда йөри ала. Ә 1 июньнән 31 августка кадәр уку вакытыннан бер сәгатькә озаграк йөри алачаклар, - дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), подполковник Владимир Семенов. - Яшүсмернең ата-анасыннан яки аларны алмаштыручы заттан башка 23 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькәчә урамда йөрүе аның үзе өчен дә, әти-әнисе өчен дә зыянлы. Шундый закон бозулар өчен каралган штрафлар күләме - әз түгел. Әгәр яшүсмер төнге сәгать 11:00дән соң урамда тотыла икән, аның ата-анасы - 500 сумнан 1000 сумгача, бер ел эчендә шундый хәл тагын кабатланганда 2 мең сум штраф түләячәк.Урындагы затларны да шундый ук җәза көтә - 3 меңнән 5 мең сумгача, юридик затларга - 15 меңнән 20 меңгәчә штраф каралган. Шундый закон бозу кабатланганда, урындагы затларга - 15 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф салыначак. Ата-аналар үз балалары өчен түләсә, яшүсмерләр ял иткән кафе хуҗалары яки дискотека оештыручылары чит кеше баласы өчен. Әгәр яшүсмерләр алкоголь дә кулланган булса, алар профилактик исәпкә дә куелачак. Шулай итеп киләчәктә баланың мәктәптән соң һөнәр алу һәм кайбер вазифаларга эшкә урнашу мөмкинлегенә киртә кую ихтималы да зур.

Фото: playcast.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев