Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Субъективлык күләгәсе судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән

Билгеле булганча, һәр кешенең чын йөзе аның дөньяны ничек күзаллавына, мәгълүматларны ничек кабул итүенә, нинди кәефтә булуына бәйле. - Мисалга, мәгълүматларны субъектив кабул итәргә күнеккән, узган ел туристик юллама белән Грециянең Родос утравында ял итеп кайткан гражданка П. Аксубай районы судына мөрәҗәгать итә. Ул кулланучылар хокукларын яклаучы җаваплылыгы чикләнгән оешмага...

Билгеле булганча, һәр кешенең чын йөзе аның дөньяны ничек күзаллавына, мәгълүматларны ничек кабул итүенә, нинди кәефтә булуына бәйле.
- Мисалга, мәгълүматларны субъектив кабул итәргә күнеккән, узган ел туристик юллама белән Грециянең Родос утравында ял итеп кайткан гражданка П. Аксубай районы судына мөрәҗәгать итә. Ул кулланучылар хокукларын яклаучы җаваплылыгы чикләнгән оешмага үзе һәм гаилә әгъзалары өчен, дәвамлылыгы 10 көн/ 09 төн тәшкил иткән туристик агентлыктан туристик продукт - Грециягә (Родос утравына) туристик юллама сатып алуы, ә турагентлыкның үз бурычларын тиешенчә үтәмәве хакында белдереп, дәгъва таләбе тәкъдим иткән, - дип аңлатма бирде Аксубай район суды хөкемдары ярдәмчесе Валентина Петрова.
Туристик продукт Казан-Греция-Казан маршруты буенча авиаочышны, аэропорт-атель-аэропорт трансферны, Apartament 1 Bedrom 3Pax категориясендәге өч йолдызлы отельдә яшәүне, ALL туклануны һәм медицина иминиятен үз эченә алган. Тур продуктның тулы бәясе 138 000 сум тәшкил иткән.
Дәгъвачы судта, сатып алынган туристик хезмәтләр комплексының тиешле сыйфатка туры килмәвен ассызыклый, чөнки аларны ике йолдызлы отельгә урнаштыралар, номерга керү юлы чүп-чар өеме белән тулган була, номерда кондиционер, телевизор, суыткыч булмый, сөлге һәм урын-җир әйберләрен алмаштырмыйлар, ашханә өстәлләре пычрак, туклану сыйфаты да начар була.
Бу ханым Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы канун таләпләрен бозуга нигезләнеп, кулланучы буларак аңа хезмәтләр, атап әйткәндә, дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин иткән яшәү шартлары, шулай ук тиешле сыйфаттагы хезмәтләрне тәкъдим итүгә, туристик операторның килешү шартларын аның рөхсәтеннән тыш үзгәртүенә, уңайлылык шартлары түбән булган башка отельгә урнаштыруларына кагылышлы таләпләр бозылган дип саный. Шул рәвешле ул судтан туристик агентлыкның аңа 80 мең сум күләмендә матди зыянны кире кайтаруын, кулланучы таләпләрен үтәүгә бәйле 138 000 сум күләмендәге неустойканы һәм штраф түләттерүне таләп итә.
Суд тикшерүе барышында гражданка П. һәм аның гаилә әгъзаларының Грециянең Родос утравында алдан броньлап куелган өч йолдызлы отельгә урнашулары ачыкланган. Төрле исем йөрткән отельнең берүк кунакханә - 3 йолдызлы отель булуы да билгеле булган.
Отельгә урнашып яшәгән чорда гражданка П. башка исемдәге отельгә урнашуга бәйле чыгымнар тотмый, турдан тулы күләмдә файдалана.
Судта Отельнең туристларга Греция илендә гамәлдә булган классификациягә нигезләнеп, 3* класслы отельдә яшәү стандартлары буенча хезмәт күрсәтүе ачыкланган. Килешүдә һәм шулай ук килешү белән бергә тәкъдим ителгән өземтәдә дәгъвачыны урнаштыруга бәйле аерым хезмәтләр каралмаган. Яшәү шартлары, туристик продукт турындагы килешү шартлары буларак, кайда ял итү урыны, урнашу шартлары һәм аның категориясен үз эченә алган.
Суд дәгъвачы тәкъдим иткән фоторәсемнәрне игътибарга алмаган, чөнки ул фотографияләрдән фоторәсемнәр ясалган объектны, төшерү датасын һәм бу эшне кем башкаруын ачыклау мөмкин булмаган. Ышандырырлык дәлилләр булмау сәбәпле, суд дәгъвачының отельдә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатына бәйле канәгатьсезлеген кире каккан. Гомумән, суд гражданка П.ның гаилә әгъзалары белән бергә аларны килешүдә күрсәтелгән 3 йолдызлы отельгә түгел, ә яшәү, туклану шартлары күпкә түбән сыйфатлы булган башка отельгә урнаштырулары турындагы дәгъвасын, нигезле дәлилләр булмау сәбәпле, канәгатьләндермәгән, ә киресенчә туристик агентлыкның килешүдә күрсәтелгән барлык шартларны да тиешенчә үтәвен раслаган. Аксубай районы суды карары белән килешмәгән гражданка П. апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән. Ләкин апелляция инстанциясе суды карарны үзгәрешсез калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев