Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Штраф яисә җинаять эше

Полиция хезмәткәрләре һәм дәүләт алкоголь инспекциясе районда алкогольнең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш алып баруны дәвам итә. 1 февральдән Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Беловка авылында тикшерү сатып алу операциясе үткәрделәр. Ир-ат ярты литрлы лимонад шешәсендә составында спирт булган сыекча сата. - Шулай ук контроль сатып алу барышында "сатучы"...

Полиция хезмәткәрләре һәм дәүләт алкоголь инспекциясе районда алкогольнең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш алып баруны дәвам итә.

1 февральдән Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Беловка авылында тикшерү сатып алу операциясе үткәрделәр. Ир-ат ярты литрлы лимонад шешәсендә составында спирт булган сыекча сата.

- Шулай ук контроль сатып алу барышында "сатучы" өеннән ике литр ярымлы полимер шешәгә салынган, якынча бер литр чамасы тәшкил иткән спиртлы эчемлекне дә бирде, - дип шәрехләде Россия ЭЭМ Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опер вәкиле Алексей Ионов. - Әлеге сыешлыклардагы этил спиртына охшаш сыекча экспертизага җибәрелде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Составында спирт булган сыекчаны бары тик канунлы нигездә һәм лицензия булганда кибетләрдә генә сату рөхсәт ителә. Көмешкә, этил спирты сату, составында спирт булган сыекчаны тиешле документларсыз ташу - административ канун кысаларында җавапка тартуны үз эченә ала. Әгәр шуның өстенә Урта Идел буе үзәгенең суд экспертизасы сыекчаның куллану өчен куркыныч булуын да ачыкласа - сатучыны җинаять җаваплылыгы көтә.

Фото: vca-tuva.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев