Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Пиротехника: имгәнүләрне һәм штрафларны ничек булдырмаска

Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калды. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә мандариннар, мул табын белән генә түгел, шулай ук шау-шулы, көлтә-көлтә төрле төсле утлар, петардалар һәм бенгаль утлары белән дә истә кала. Мондый яңа ел шатлыклы вакыйгалар белән бергә, күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин. Пиротехника - яңа ел алды һәм...

Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калды. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә мандариннар, мул табын белән генә түгел, шулай ук шау-шулы, көлтә-көлтә төрле төсле утлар, петардалар һәм бенгаль утлары белән дә истә кала.
Мондый яңа ел шатлыклы вакыйгалар белән бергә, күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин.
Пиротехника - яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә яхшы табыш, чөнки кешеләр барысы да матур, истә калырлык булсын диеп акчаларын җилгә очырырга әзер. Менә шуның өчен аларны товарга сертификатлары да булмаган сәүдә нокталарыннан, кибетләрдән табуы бик җиңел. Петардаларны урамда хәтта балалар да шартлата. Моңа бәйле сатучыларны нинди җәза көтә һәм бәйрәмнәрдә күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә - белгечләргә сүз бирәбез:
Руслан Ибляминов, районның янгын-коткару сагы гарнизоны җитәкчесе:
- 25 декабрьдән республика территориясендә янгынга каршы аерым режим гамәлгә керде, ул 2017 елның 10 гыйнваренә кадәр дәвам итә. Бу чорда янгынга каршы режим таләпләре кискенләшә: көнкүрештә янгын иминлегенең элементар кагыйдәләрен бозмаска, уяулыкны югалтмаска. Без сәүдә нокталарында массакүләм чаралар уздырылган урыннарда янгын иминлегенә бәйле планнан тыш рейдлар үткәрәбез. Пиротехника сату һәм куллану - аерым күзәтү астында. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына пиротехника куллану өчен махсус мәйданчыклар булдыру киңәш ителә. Бу мәйданчыкларда, кирәк булган очракта, экстрен хезмәтләрнең кизү торуын күздә тоту сорала.
Рөстәм Гафиятов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе:
- Куркыныч янауны киметү өчен, пиротехниканы бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алу киңәш ителә. Сатып алганчы сатучыдан әлеге продукциягә сертификат сорап алу кирәк. Әгәр юк икән, сатып алудан баш тарту яхшырак. Пиротехниканы базардан, урамда сатучылардан һич кенә дә сатып алмаска. Пиротехниканы сатып алганда, беренче чиратта, төргәгенең бөтенлегенә, куллану буенча инструкциясе булуына, шулай ук җитештерү датасына һәм яраклылык срогына игътибар итәргә. Әгәр Яңа елга кадәр сез пиротехниканы кулланырга планлаштырмасагыз, аларны коры, имин һәм балалар кулы тимәслек һәм җылыткыч җиһазлардан ераграк урында сакларга кирәк.
Владимир Семенов, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары:
- Мөмкинлектән чыгып, кешеләр күп җыелган җәмәгать урыннарында пиротехник әйберләрне кулланудан тыелып торырга, балалар имгәнүенә һәм янгыннарга юл куймас өчен балигъ булмаганнарның пиротехника куллануын чикләргә. Шуны истә тоту мөһим, моңа охшаш товарларны 16 яше тулмаганнарга сату тыела. Пиротехника белән "астан" сату гамәле өчен штраф яный. Җәмәгать урыннарында петардалар, фейерверклар аттырган кешеләргә дә җәза каралган. Бу вак хулиганлык булып санала. Җаваплылык - 2,5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә административ кулга алу. Әгәр пиротехникадан кемгә дә булса зыян килсә - җинаять җаваплылыгы каралган.
Ленар Яфизов, өлкән прокурор ярдәмчесе:
- Ирекле сату канун тарафыннан тыелган яки чикләнгән товарларны саткан өчен (ә пиротехника шундыйлардан санала) гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр; урындагы затларга 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; юридик затларга 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр административ штраф салу сыйфатында җәза каралган. Өч очракта да административ хокук бозу предметларын йолып алу гамәлдә. Сертификацияләнгән һәм канунга нигезләнеп сатылган очракта да, әгәр продукция тиешенчә сакланмаса, моның өчен дә штраф санкциясе бар. Бу янгын иминлеге таләпләрен бозу булып санала. Әлеге норма гражданнарга сату кагыйдәләрен бозган өчен 1000 суман 1500 сумга; урындагы затларга - 6000 сумнан 15 000 сумга; юридик затларга - 150 000 сумнан 200 000 сумга кадәр административ штраф салу сыйфатында җаваплылыкны үз эченә ала.
Владимир Коннов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе:
- Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты карары белән пиротехника әйберләрен куллану урыны итеп - район Сабан туен уздыру территориясе билгеләнде. Монда салютлар, петардалар, Яңа ел фейерверкларын куллану рөхсәт ителә. Үзегезнең иминлегегез, йортыгызның һәм күршеләрегезнең иминлеге турында уйлагыз. Яңа ел бәйрәмнәрен штрафлар һәм гадәттән тыш хәлләр белән күңелсезләндермәс өчен Аксубай читенә чыгып фейерверк атып күңел ачу күпкә иминрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев