Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәҗбүри рәвештә алып киләләр

Суд утырышларына чакыру буенча нигезсез сәбәпләр аркасында килә алмаган очракта, җинаяти суд производствосы тәртибен тәэмин итү максатларында, суд гаепләнүчегә, зыян күрүчегә, шаһиткә, гражданлык дәгъвачысына, җавапка тартылучыга, экспертка, белгечкә, тәрҗемәчегә карата мәҗбүри тотып алып килү сыйфатында процессуаль чара кулланырга хокуклы. Бу норма Россия Федерациясе Җинаяти-процессуаль кодексының 113 маддәсендә беркетелгән. Затны судка...

Суд утырышларына чакыру буенча нигезсез сәбәпләр аркасында килә алмаган очракта, җинаяти суд производствосы тәртибен тәэмин итү максатларында, суд гаепләнүчегә, зыян күрүчегә, шаһиткә, гражданлык дәгъвачысына, җавапка тартылучыга, экспертка, белгечкә, тәрҗемәчегә карата мәҗбүри тотып алып килү сыйфатында процессуаль чара кулланырга хокуклы.
Бу норма Россия Федерациясе Җинаяти-процессуаль кодексының 113 маддәсендә беркетелгән.
Затны судка мәҗбүри тотып алып килү - кулга алу яки кыска вакытка иректән мәхрүм итү җәзасына охшаш гамәл.
- Тотып алып килү кебек процессуаль чаралар Россия Федерациясенең Гражданнар процессуаль кодексында, Россия Федерациясенең административ суд производствосы кодексында һәм шулай ук Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексында да теркәлгән, - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Аксубай район суды рәисе Альбина Никитина. - Тотып алып килү суд эшчәнлекләренең, суд актлары һәм башка органнар актларын башкару буенча билгеләнгән тәртипне үтәүне тәэмин итүче башкарма хакимият федераль органының территориаль органы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Югарыда телгә алынган кодексларда да суд тарафыннан нигезсез дип табылган сәбәпләр аркасында суд утырышына килмәү нәтиҗәләре билгеләнгән.
Мисалга, Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексының 168 маддәсендә, әгәр дә чакырылган шаһит, эксперт, белгеч, тәрҗемәче суд нигезсез дип тапкан сәбәпләр аркасында суд утырышына килмиләр икән, алар бер мең сумга кадәр күләмдә штрафка тартылырга мөмкин, дигән юллар бар.
Россия Федерациясе Җинаяти-процессуаль кодексының 117 маддәсендә, җинаяти суд производствосында катнашучылар гамәлдәге Кодекс нигезендә каралган процессуаль бурычларны үтәмәгән очракта, аларга 2500 сумга кадәр күләмдә акчалата штраф салу яный диелгән.
2017 ел агымында Татарстан Республикасы Аксубай район суды суд производствосында катнашучыларны мәҗбүриләп алып килү турында - 7, ә Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча җәмәгать судьялары 14 карар чыгарган. Мәҗбүриләп алып килү карары боерыкларын Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары идарәсенең Аксубай районы буенча бүлеге суд приставлары үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев