Коралны шкафта яшереп тоткан
Кул таягы яисә кулчатыр формасындагы кораллар турында без китаплардан һәм кинофильмнар карап кына беләбез. Мондый кораллар турында төрле легендалар йөри, кайберләрен Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә күрергә була. Шундый коралларның берсе Аксубай районында яшәүче берәүнең дә өендә булган, 2013 нче елның җәендә әнисе үлгәннән соң, Н. аның бүлмәсендә метал кул...
Кул таягы яисә кулчатыр формасындагы кораллар турында без китаплардан һәм кинофильмнар карап кына беләбез.
Мондый кораллар турында төрле легендалар йөри, кайберләрен Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә күрергә була. Шундый коралларның берсе Аксубай районында яшәүче берәүнең дә өендә булган, 2013 нче елның җәендә әнисе үлгәннән соң, Н. аның бүлмәсендә метал кул таягы табып ала.
Аксубай район суды пресс-сәркатибе Валентина Петрова биргән мәгълүматларга караганда, ир-ат бу табылдык белән кызыксынып китә һәм аны җентекләп караган вакытта таякның аскы өлешендә утлы корал бигенә охшаган механизм таба. Әлеге таяк белән атып булуын аңлагач, ир-ат серле табылдык турында иминлек саклау органнарына хәбәр итеп тормаска була. Таяк-коралны ул шкафка яшереп куя. Шул рәвешле ул законны боза, тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре Н.ның таяк-коралын алалар. Аның бу гамәле Аксубай район суды тарафыннан, «законсыз рәвештә утлы корал саклау», дип бәяләнә.
Суд тарафыннан Н.га ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.
Ясалма таяк-корал Татарстан эчке эшләр Министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге үтенече белән салкын һәм метал корал коллекциясе үзәгенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев