Киндер җыйган һәм саклаган өчен хөкем ителгән
Аксубай районы прокуратурасы 26 яшьлек Д.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖКның 228 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять эшләүдә гаепләнә (сатуны максат итеп куймыйча, күп күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау). Судта аның 2016 елның 12 августында Аксубай районы кырында үскән кыргый киндерне җыеп алуы...
Аксубай районы прокуратурасы 26 яшьлек Д.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖКның 228 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять эшләүдә гаепләнә (сатуны максат итеп куймыйча, күп күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау).
Судта аның 2016 елның 12 августында Аксубай районы кырында үскән кыргый киндерне җыеп алуы ачыклана. Наркотикларның гомуми авырлыгы 742 граммны тәшкил итә. Шул ук көнне аны полиция хезмәткәрләре кулга ала. Аның машинасын тикшерү вакытында наркотик табыла һәм йолып алына. Үз гаебен ул тулысынча таныды, суд тикшерүеннән башка җәза бирү турында үтенеч белдерде.
Суд аны 3 ел сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итте. Хөкем карары законлы көченә керде.
Фото: bloknot-krasnodar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев