Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Имин сайлаулар

Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү чорында иминлек һәм террорчылыкка каршы саклану мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш эшендә Россия Федерациясе ФСБ Идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәрендәге бүлеге, Татарстан Республикасы суд приставлары хезмәте идарәсе, полиция, ведомстводан тыш сак бүлекләре вәкилләре - милли гвардия, Россия...

Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү чорында иминлек һәм террорчылыкка каршы саклану мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе ФСБ Идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәрендәге бүлеге, Татарстан Республикасы суд приставлары хезмәте идарәсе, полиция, ведомстводан тыш сак бүлекләре вәкилләре - милли гвардия, Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара тикшерү бүлеге вәкилләре һәм җитәкчеләре, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркем әгъзалары катнашты. Утырыш район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә узды.
- РФ Президентын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора, бу дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте белән бәйле булган илебезнең төп сәяси вакыйгасы, - дип ассызыклады Камил Гилманов һәм хезмәтләрне һәм ведомстволарны бу вакыйгага үтә дә җаваплы якын килергә чакырды. Комиссия әгъзалары алдында мәгълүматлар белән Россия ФСБ Идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәре бүлеге җитәкчесе Дмитрий Рязанов, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районындагы 102 нче янгын часте җитәкчесе Руслан Ибляминов чыгыш ясадылар.
Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре Алексей Тимирясов һәм Станислав Зайцев ведомстволарга кагылган объектларның террорчылыкка каршы сакланышы турында хәбәр иттеләр. Утырыш азагында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Аксубай муниципаль районы башлыгы төп бурычны билгеләде: гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска, сайлау участокларында гражданнарның иминлеген, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә, 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрү вакытында сайлау кануннарын тайпылышсыз үтәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев