Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа дус яллаучы булырга мөмкин

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда провокаторлар россиялеләрне террорчылык һәм башка җитди җинаятьләргә этәрә. Куркыныч төркемендә – яшүсмерләр һәм яшьләр.

– Яшүсмерләр социаль челтәрләрдә үз битләрен ачыктан-ачык алып баралар һәм аларга таныш булмаган дуслар “ишек кага”. Бигрәк тә активлык, билгеле бер сәяси, дини яки башка карашлар күрсәтүчеләргә һәм шул ук вакытта ачык шәхес позицияләре булмаганнарга карата, – дип кисәтә РФ ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН өлкән инспекторы полиция майоры Венер Хамматов. – Ата-аналарга балаларга һәм яшүсмерләргә Интернет челтәрендә барлык мөмкин булган куркынычлар һәм янаулар турында хәбәр итәргә кирәк. Яшүсмернең кем белән аралашуы белән кызыксыну бик мөһим. Баланың тәртибенә һәм яңа кызыксынуларына игътибар итәргә: аниме, депрессияле әдәбият, корал һәм ату турында китаплар, челленджларда катнашу – Интернеттан алынган биремнәрне үтәү.

Әгәр балагызның тәртибе борчу тудыра икән, яисә ул «яллаучылардан» тәкъдим алганын хәбәр итсә, 102 телефоны аша полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев