Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хәмерне йолып алдылар

Аксубайның полиция хезмәткәрләре "Тикшерү сатып алуы" оператив-эзләнү чарасын даими оештыралар. Чираттагы рейдта Кызыл Тау авылы кешесенең составында спирт булган сыекча сату факты ачыкланган - ул үз хуҗалыгыннан сатып алучыга ярты литр сыекчаны 200 сумнан сатып җибәргән. - Йолып алынган составында спирт булган сыекчаның ГОСТ һәм кулланучылар иминлеге таләпләренә җавап бирү-бирмәвен...

Аксубайның полиция хезмәткәрләре "Тикшерү сатып алуы" оператив-эзләнү чарасын даими оештыралар.
Чираттагы рейдта Кызыл Тау авылы кешесенең составында спирт булган сыекча сату факты ачыкланган - ул үз хуҗалыгыннан сатып алучыга ярты литр сыекчаны 200 сумнан сатып җибәргән.
- Йолып алынган составында спирт булган сыекчаның ГОСТ һәм кулланучылар иминлеге таләпләренә җавап бирү-бирмәвен ачыклау өчен, сыекчаны Урта Идел буе суд экспертизасына экспертизага җибәрү турында карар кабул ителде. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре йолып алынган составында спирт булган сыекчада кеше тормышы өчен куркыныч булган элементлар барлыгын исбатлый икән, сатучыны җинаять җаваплылыгы көтә, - дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге өлкән опервәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Ионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев