Дроннар башка уенчык түгел
Пилотсыз очу аппаратларын санкциясез кулланган өчен җәза каралган.
Мондый аппаратларга нәрсә керә һәм Татарстан территориясендә дроннарны җибәргән өчен нинди җаваплылык каралган – бу хакта Аксубай районы прокуратурасында аңлатма бирделәр.
Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) – бортта пилотсыз (экипажсыз) очуны гамәлгә ашырган һәм очышта идарә пунктындагы оператор яисә күрсәтелгән ысуллар ярдәмендә автомат рәвештә идарә ителүче очу аппаратлары. Шулай итеп, радиоидарәдә яки очыш компьютеры ярдәмендә очучы бөтен нәрсә пилотсыз очу аппараты дип атала.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырыла торган чаралар турында»гы 2022 елның 19 октябрендәге 757 нче Указын үтәү йөзеннән Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә пилотсыз һава судноларын җибәрүне тыю турында карарлар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 25 декабрендәге ПУ-813 нче Боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларын куллануны тыю билгеләнгән, моңа дәүләт хакимияте органнары һәм аның карамагындагы оешмалар, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар һәм физик затлар тарафыннан законнар белән билгеләнгән тәртиптә үзләренә йөкләнгән функцияләр кысаларында дәүләт хакимияте органнары һәм аларга буйсынучы оешмалар, җирле үзидарә органнары белән шартнамә нигезендә файдаланыла торган пилотсыз һава судноларыннан тыш.
Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән режим (база әзерлеге дәрәҗәсе) кысаларында чараларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәгән өчен, әгәр бу хокук бозулар җинаять җәзасына тартыла торган гамәлне үз эченә алмаса яисә административ җаваплылыкка тартмаса, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезендә Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 2.21 маддәсе буенча административ кисәтү яисә гражданнарга – бер меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазифаи затларга – унбиш меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф салуны үз эченә ала.
Дронны җибәрү рөхсәтсез (яки һава киңлегеннән файдалануның башка кагыйдәләрен бозу очрагында) гамәлгә ашырылган һәм саксызлык аркасында кешенең сәламәтлегенә яки үлеменә китергән очракларда – биш елга кадәр, ә ике һәм аннан да күбрәк кеше зыян күргәндә җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган (РФ ҖКның 271.1 маддәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев