Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Дистанцион сәүдә турында

Әгәр сез Интернеттан товарга заказ биргәнсез һәм сезгә үзегез теләгән товарны түгел, ә башкасын җибәргәннәр икән, кулланучы буларак сез үзегезнең хокукларыгызны белергә тиеш. Бу хакта без Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгеч-эксперты Госман Билалов белән әңгәмә корабыз. - Сатучы дистанцион ысул белән товар сатканда ваклап сату-алу килешүен төзегәнчегә кадәр сатып алучыга...

Әгәр сез Интернеттан товарга заказ биргәнсез һәм сезгә үзегез теләгән товарны түгел, ә башкасын җибәргәннәр икән, кулланучы буларак сез үзегезнең хокукларыгызны белергә тиеш. Бу хакта без Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгеч-эксперты Госман Билалов белән әңгәмә корабыз.

- Сатучы дистанцион ысул белән товар сатканда ваклап сату-алу килешүен төзегәнчегә кадәр сатып алучыга нинди мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш?
- Кагыйдәнең 8 пунктына нигезләнеп, сатучы килешү төзегәнчегә кадәр сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлеге һәм сатучының адресы (кайда урнашканлыгы), товарның кайда җитештерелүе, сатучының тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм куллану шартлары, аны тапшыру, хезмәт итү, яраклылык һәм гарантия сроклары, товар өчен түләү тәртибе һәм шулай ук килешү төзү турындагы тәкъдимнең күпме вакыт агымында гамәлдә булуы хакында мәгълүматларны ирештерергә бурычлы.
- Сатып алучы сәбәбен аңлатмыйча гына дистанцион тәртиптә сатып алынган тиешле сыйфаттагы товардан баш тарта аламы?
- Әйе, сатып алучы товарны алганчыга кадәрге вакыт эчендә товардан баш тарта ала, ә товарны кулга алганнан соң - җиде көн эчендә. Әгәр дә товарны китергәнчегә кадәр тиешле сыйфаттагы товарны кире тапшыру тәртибе һәм сроклары турындагы мәгълүмат тәкъдим ителмәгән икән, сатып алучы товарны кулга алганнан соң 3 ай агымында товардан баш тарта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев