Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Декриминальләштерү җәзадан азат итте

Иректән мәхрүм ителүгә бәйле булмаган җәзага тартылган Аксубай районының 8 кешесе, агымдагы елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин кул куйган РФ ҖКның берничә маддәсен декриминальләштерү турындагы законга нигезләнеп, РФ Җинаятьләр кодексының берничә маддәсен декриминальләштерү сәбәпле быел җәзадан азат ителде. Аксубай УИИ җитәкчесе Венера Яфизова хәбәр иткәнчә, декриминальләштерүгә эләккән ике кешегә...

Иректән мәхрүм ителүгә бәйле булмаган җәзага тартылган Аксубай районының 8 кешесе, агымдагы елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин кул куйган РФ ҖКның берничә маддәсен декриминальләштерү турындагы законга нигезләнеп, РФ Җинаятьләр кодексының берничә маддәсен декриминальләштерү сәбәпле быел җәзадан азат ителде.

Аксубай УИИ җитәкчесе Венера Яфизова хәбәр иткәнчә, декриминальләштерүгә эләккән ике кешегә карата бирелгә җәза йомшартылды, ә алтысына карата җәза бөтенләй юкка чыгарылды. Җәзадан азат итү агымдагы елның июлендә канунга төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә гамәлгә ашты, аңа нигезләнеп кайбер җинаять гамәлләре административ хокук бозу төркеменә кертелде. Шул рәвешле сәламәтлеккә физик зыян салган кыйнау һәм шуңа охшаш башка гамәлләр, алимент түләмәү, 5 мең сумнан кимрәк бәяләнгән урлау, матди зыян китерү кебек хокук бозулар административ төркемгә күчерелгән.

Фото: k1news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев