Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бөтендөнья сыйфат көне

Һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә эре халыкара оешмалар инициативасы буенча Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә, ә соңрак Европа сыйфат оешмасы игълан иткән Европа сыйфат атнасын билгеләп үтә башладылар. 2017 елның ун аенда районның Дәүләт алкоголь инспекциясенә 140 мөрәҗәгать кергән. Аксубайлыларның күпчелеге электр техникасының сыйфатсыз булуыннан, телефоннарның, эш коралларының төзексезлегеннән зарланган....

Һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә эре халыкара оешмалар инициативасы буенча Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә, ә соңрак Европа сыйфат оешмасы игълан иткән Европа сыйфат атнасын билгеләп үтә башладылар.
2017 елның ун аенда районның Дәүләт алкоголь инспекциясенә 140 мөрәҗәгать кергән. Аксубайлыларның күпчелеге электр техникасының сыйфатсыз булуыннан, телефоннарның, эш коралларының төзексезлегеннән зарланган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар оештыралар. Чараның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын күрсәтелгән хезмәтләр һәм тәкъдим ителгән товарлар сыйфатына җәлеп итү.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты Госман Билалов хәбәр иткәнчә, Аксубайда сыйфат көнендә район базарында, кибетләрдә кизү торулар, кулланучылар өчен семинарлар, "консультация бирү өстәлләре", гражданнарны кабул итүләр, мәгълүмати материалларны таратулар оештырылган.
Роспортребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм Госман Билалов электр-көнкүреш инструментлары сату кибетендә халык һәм кибет хуҗалары өчен консультацияләр бирү өстәле оештырганнар. Моннан тыш, экспертлар пекарняларда булып, икмәк-булка әйберләрен татып караганнар.
36-63-76 (Түбән Кама), 2-93-21 (Аксубай) "кайнар линия" телефоннары буенча һәркемнең үз фикерен белдерү, оешмаларның эшләренә бәя бирү, үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев