Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аракыны йолып алганнар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре составында спирт булган продукцияне канунсыз сатуның берничә фактына тап булганнар. Иске Кармәттә яшәүче бер ханым "тикшерү сатып-алуы" вакытында составында спирт булган бер литр сыекчаны 300 сумнан саткан. Шулай ук бер литр сыекчаны ирекле рәвештә полиция хезмәткәрләренә биргән. Йолып алынган үрнәкләр "Урта Идел буе...

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре составында спирт булган продукцияне канунсыз сатуның берничә фактына тап булганнар.
Иске Кармәттә яшәүче бер ханым "тикшерү сатып-алуы" вакытында составында спирт булган бер литр сыекчаны 300 сумнан саткан. Шулай ук бер литр сыекчаны ирекле рәвештә полиция хезмәткәрләренә биргән. Йолып алынган үрнәкләр "Урта Идел буе суд экспертизасы" дәүләт учреждениесенә криминалистик тикшерүгә җибәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча сатучыга карата иминлек таләпләренә җавап бирмәгән товар һәм продукция җитештергән, саклаган һәм саткан, хезмәтләр күрсәткән яки эшләр башкарган өчен җинаять эше ачылган. Әлеге гамәл өчен хөкем ителүчегә 300 мең сум күләмендә яки ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла яки аның ике елга кадәр срокка иреге чикләнелә, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла, яки шул ук срокка иректән мәхрүм ителә.
Аксубайлы сөттән бушаган 930 граммлы пластик шешәдә составында спирт булган сыекча саткан. Оператив-эзләнү чаралары үткәрү барышында Иске Татар Адәмсуында яшәүче ханымның өеннән 300 сумга сату маркасы билгеле булган ярты литр аракы сатып алынган. Сосновка кешесенә "фунфыриклар" саткан өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ул авылдашына 240ар сумнан 250 граммлы полимер сыешлыкларга салынган каен бөресеннән ясалган төнәтмә саткан.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге өлкән опервәкиле полициянең өлкән лейтенанты Алексей Ионов шәрехләвенчә, составында спирт булган сыекчаның ГОСТ таләпләренә һәм кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирү-бирмәвен ачыклау максатларында, аны экспертизага җибәрү турында карар кылынган. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре буенча йолып алынган составында спирт булган сыекчада гомергә куркыныч янаган элементларның булуы ачыклана икән - сатучыларны җинаять җәзасы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев