Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Аксубай халкы ришвәтчелекне генә түгел, башка җинаятьләрне дә белергә тиеш

Аксубай районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова җәмгыятьтә тискәре күренешләрнең берсе турында сөйләде.

– Эльмира Җәүдәтовна, коррупциянең нәрсә икәнен аңлатыгыз әле? Коррупция турында сөйләгәндә, кешенең беренче чиратта акчалата ришвәт белән ассоциациясе барлыкка килә. Һәм һичшиксез зур күләмнәрдә. Ләкин чыннан да ришвәт кенә коррупция җинаятьләренә кагыламы?

– Коррупция кешене бик борынгы заманнардан ук, дәүләтнең даими иярчене буларак озата бара. Шунысы яхшы билгеле: әле Вавилон патшасы Хаммурапи кануны белән (1750 еллар) ришвәтчелек өчен җәза каралган булган.

Коррупцион җинаятьләр хәзер генә барлыкка килмәде. Алар гасырлар буе яшәгән һәм кайчандыр ришвәтчелек дип аталган. Дәүләт хакимияте һәрвакыт бу күренешкә каршы торырга тырышты. Коррупция гамәлләрен чикләүнең беренче кануннарын Иван ІІІ чыгарган, ул судьяларга ришвәт бирүне тыйган. Ришвәт өчен үлем җәзасын Иван Грозный кертә.

Сез хаклы, гади кешеләр моны коррупция – ул ришвәт дип аңлый. Тик бу артык гадиләштерелгән аңлауда. Мошенниклык, милекне үзләштерү, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерция сатып алу кебек җинаятьләр дә монда керә.

“Ришвәт” төшенчәсе эчтәлегенә килгәндә, ул һәрвакытта да акча алуны гына күздә тотмый. Бу ниндидер ташламалар яки, мәсәлән, вазыйфаи затка бушлай ял итү, фатир ремонтлау, йорт, дача төзү һ. б. булырга мөмкин.

Безнең һәрберебез шуны аңларга тиеш, үз мәнфәгатьләрендә генә түгел, ә кемнеңдер үтенече буенча кемгәдер акча биргәндә кеше җинаять эше фигуранты булырга мөмкин.

– Коррупцияне җиңү өчен нинди дә булса алымнар бармы?

– Бүген бу күренешкә каршы көрәшү өчен бөтен ысуллары да бар. Бу мәсьәләдә закон чыгаручы бер урында тормый, даими рәвештә проблемага йогынты ясауның яңа ысулларын тәкъдим итә. Хәзер прокуратура ешрак судка чиновник тарафыннан расланмаган керемнәргә алынган “авыр хезмәт белән тупланган” милекне тартып алу таләбе белән мөрәҗәгать итә башлады.

– Әгәр дә безнең газета укучылар үзләренә билгеле булган коррупция күренешләре турында хәбәр итәргә теләсәләр, аларга ничек һәм кая мөрәҗәгать итәргә була?

–Район прокуратурасына (2-72-62), полиция бүлегенә (2-72-06), коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенә (2-85-99) мөрәҗәгать итәргә була.

Коррупция юнәлешендәге җинаятьләргә хәтта аноним рәвештә дә зарланырга мөмкин, шул исәптән үз мөрәҗәгатеңне район хакимияте һәм Башкарма комитеты бинасында, үзәк район хастаханәсе бинасында һәм Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетында урнашкан “Хәбәрләр тартмасында” калдырырга да була.

Коррупциягә каршы көрәш – хокук саклау органнары функциясе генә түгел, ә хокукый һәм цивилизацияле дәүләттә яшәргә теләгән һәр гражданның эше дә. Онытмагыз, безнең һәрберебез үзебез яшәгән дөньяны формалаштыру өчен җаваплы. Һәм әгәр дә сез коррупция гамәлләреннән шаһит яки зыян күрүче булсагыз, читтә калмагыз – шалтыратыгыз! Килегез! Сөйләгез! Һәм бу коррупциягә каршы чын көрәш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев