Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аксубай районында яшәүче хатын-кыз, инвестицияләрдән акча эшләргә тырышып, мошенникларга 1 миллион 300 мең сум акча күчергән

Алдакчылар корбаны җыйган акчасын күчереп кенә калмаган, ә 600 мең сумлык кредит та алган.

Кырыгалдарлар кармагына ул бик гади эләгә – биржа мәйданчыгында җиңел акча эшләргә карар итә. Аңа җиңел керем вәгъдә итәләр, хәтта ставкалардан аңа 60 мең сум акча күчерәләр.

Хатын-кыз бөтен суммасын күчергәч кенә, үзен алдаганнарына төшенә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

– Интернетта акча эшләргә теләүчеләргә «бушлай сыр бары тик капкында гына була» дигән акыллы мәкальне күптән үзләштерергә вакыт. Законлы нигездә инвестицияләр белән шөгыльләнүче төрле банкларның рәсми мәйданчыклары бар. Брокерлык белән шөгыльләнгәнче, моңа өйрәнергә һәм мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, компаниянең исемен эзләү системасына язып кертергә һәм кайтавазларны укырга кирәк, – дип киңәш итә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе подполковник Илгиз Алмакаев. – Кайтавазларга ышанмыйсыз икән, участок инспекторына мөрәҗәгать итегез, моның бернинди ояты да юк, сез бит үзегезнең хәләл акчагызны саласыз. Бернинди очракта да, кагыйдәләрне генә өйрәнеп, кредит алырга кирәкми – үзеңнекен процентлары белән бергә бирәсең һәм бетте китте.

Соңгы вакытта мошенниклардан кәрәзле телефон операторының абонент номерына килешү вакытын озайту кирәклеге турында шалтыратулар һәм смс-хәбәрләр ешайды. Полиция хезмәткәрләре сылтамалар буенча күчмәскә һәм ниндидер мәгълүматларны расларга киңәш итми. Мошенниклар өчен шулай итеп дәүләт хезмәтләренә, димәк, шәхси мәгълүматларга һәм мошенниклык гамәлләре, шул исәптән микрозайм рәсмиләштерергә мөмкинлек туа. Исегездә тотыгыз: абонент номеры буенча килешү автомат рәвештә озайтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев