Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аксубай районы прокуроры: коралны ирекле тапшыру – күңелсезлекләрдән коткара

Үз теләкләре белән коралларын һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырган татарстанлыларга бүләкләр түләнәчәк.

Аксубай районында, бөтен республикадагы кебек үк, тиешле рөхсәтсез саклана торган яисә Татарстан Республикасы территориясендә табылган коралларны, сугыш кирәк-яракларын, коралга патроннарны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне, әгәр аларның гамәлләрендә җинаять составы булмаса, тапшырырга мөмкинлек бирә торган закон гамәлдә.

Кешеләрнең иске корал тапкан очраклар да була, яки “мирас буенча” калган мылтык яки аңа патроннарны саклыйлар. Ләкин шуны истә тоту мөһим: мондый әйберләрне рөхсәтсез өйдә саклау – закон бозу, ул җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Коралларын ирекле тапшырган гражданнар өчен бүләкләү расланды.

Түләү күләме сезнең нәрсә тапшыруыгызга бәйле. Иске мылтык яки пистолет өчен 15 000 сум, коралга патроннар өчен – бер данәсе 20-30 сум, гранаталар, миналар, снарядлар өчен – 5000 сум, утлы коралның төп өлешләре өчен – 500 сум.

Коралыгызны үзегез теләп тапшыру мөмкинлегеннән файдаланыгыз – бу сезне күңелсезлекләрдән коткарыр, өстәвенә сезгә акча да түләячәкәр. Бүләкне 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар гына алачак. Әгәр сез теркәлгән коралны тапшырсагыз, конкрет корал төре өчен тиешле сумманың яртысын алачаксыз, – дип шәрехләде район прокуроры Эдуард Хиразев.

Коралны һәм сугыш кирәк-яракларын кая тапшырырга, ничек бүләк алырга?

Коралны полициягә китерегез: Аксубай районы буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Сезгә коралны тапшырганыгызны раслый торган документ – квитанция бирәчәкләр. Акчалата бүләк алу турында гариза тутырасыз. Акча алысыз: аны сезнең банк счетына күчерәчәкләр.

Өстәмә мәгълүмат Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев