Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Аксубай районы прокуратурасы аңлата: су счетчиклары эшендәге хокук бозулар өчен штрафларны ничек булдырмаска

Соңгы вакытта Аксубай районы прокуратурасына район халкыннан су исәпләү приборларын тикшергәндә «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ гамәлләренә бик күп шикаятьләр килә.

Кешеләр янәсе «исәпкә алынмаган» су куллану өчен зур күләмдә акча түләттерүдән зарлана.

Бу очракта закон буенча ничек эш итәргә кирәклеге турында район газетасы хәбәрчесенә Аксубай районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Лариса Горожанкина сөйләде.

Прокуратурада аңлатуларынча, салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару кагыйдәләре буенча (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 29 июлендәге 644 нче карары белән расланган), кулланучылар: тикшерү өчен исәпләү приборларына керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, счетчикларның һәм пломбаларның сакланышын күзәтергә тиеш.

– Әгәр сезгә шалтыраталар яисә тикшерү белән киләләр икән, сез баш тарта алмыйсыз. Әмма сезнең дә үтәргә кирәк булган хокукларыгыз барлыгын белү мөһим, – дип аңлатты Лариса Георгиевна. – «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖеннән тикшерүчеләр сезне кимендә 15 минут алдан кисәтергә тиеш. Ни өченме? Сез счетчик һәм пломбаларны карап өлгерсен өчен. Әгәр кимчелекләр тапсалар, нишләргә? Әгәр дә пломба өзелгән булса, счетчик ватылса яисә әйләндермәсә – шунда ук бу хакта тикшерүчегә әйтегез. Хокук бозуларны теркәү яхшырак (фото, видео, шаһитлар). Еш кына кешеләр аларның пломба өзелгәнен яисә счетчигы шартлаганын белмиләр, ә аннары бик зур суммадан счетлар алалар. Санагыч җиһазларны үзләренә даими рәвештә тикшереп торырга киңәш итәр идем.

Шуны аңлау мөһим, төзек булмаган счетчик – ул хокук бозу. Ә бу очракта су белән тәэмин итүче компания берничә ай эчендә яңадан исәпләргә мөмкин. Сумма 30 000 сумнан артырга мөмкин, чөнки исәп реаль куллану буенча түгел, ә нормативлар буенча бара.

Үзеңне гаделсез исәпләүләрдән ничек сакларга?

Аена бер тапкыр счетчикны тикшерегез – ярыклар юкмы, пломбалар өзелмәгәнме.

15 минут эчендә хәбәрнамә таләп итегез – әгәр кисәтүләрсез килсәләр, сезнең кертмәскә хокукыгыз бар. Барлык җитешсезлекләрне теркәгез – фотога төшерегез, шаһитларны чакырыгыз. Законсыз түләүләрне кире кагыгыз – прокуратурага, Роспотребнадзор яисә судка мөрәҗәгать итегез.

Әгәр сезгә нигезсез зур штраф куйсалар, прокуратура счетны шунда ук түләмәскә киңәш итә. Тикшерү актын таләп итегез һәм прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Прокуратура су белән тәэмин итүче оешма гамәлләренең законлылыгын тикшерәчәк.

erid: 2Vtzqw6pLty

Мөрәҗәгатьләр өчен элемтәләр:

Прокуратура телефоны: 8 (84333) 2-72-82.

Эл. почта: Aks.Prok@tatar.ru

Адрес: Аксубай штб., Романов ур., 5 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев