Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

300 сумга саткан, 30 мең түләячәк

Көмешкә сату табыш кына китерми, зыян да сала. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Тикшерү сатып алуы" оператив-тикшерү чаралары вакытында сату товары белән тотылган район гражданнары моңа үзләре дә торган саен ешрак инаналар. Мисалга, күптән түгел Иске Кармәт авылында яшәүче бер ханымда составында спирт булган сыекчаны сату факты ачыкланган. Сатып алу вакытында...

Көмешкә сату табыш кына китерми, зыян да сала.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Тикшерү сатып алуы" оператив-тикшерү чаралары вакытында сату товары белән тотылган район гражданнары моңа үзләре дә торган саен ешрак инаналар. Мисалга, күптән түгел Иске Кармәт авылында яшәүче бер ханымда составында спирт булган сыекчаны сату факты ачыкланган. Сатып алу вакытында ул составында спирт булган бер литр сыекчаны 300 сумга сатып җибәргән. Аннан соң полиция хезмәткәрләренә ирекле рәвештә тагын бер литр биргән.
Сатып алынган һәм ханымның үз теләге белән биргән составында спирт булган сыекча тикшерүгә җибәрелгән. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча опервәкиле, полиция лейтенанты Алексей Ионов сүзләренә караганда, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне ваклап саткан физик затка (алкоголь продукциясен ваклап сатуга рөхсәте булган яки алкоголь продукциясен ваклап сатуга рөхсәте булмаган оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган физик заттан тыш), әгәр бу эш җинаяти җәза бирүне үз эченә алмый икән, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф һәм алкоголь һәм составында спирт булган сыекчаны йолып алу яный.
Әгәр дә тикшерү нәтиҗәсендә йолып алынган составында спирт булган сыекчада тормыш өчен куркыныч матдәләр табыла икән - сатучыны җинаять җаваплылыгы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев