10 мең сумга алдаганнар
Мошенниклар Аксубай укытучысының 10 мең сум акчасын урлаганнар. Укытучы иртәгесе уку көненә әзерләнеп, компьютер артында эшләп утыра һәм кинәт экранда бер банк логотибы белән бонуслы программа турында "Рәхмәт" әйтеп җавап бирү соралган сорау пәйда була. Әлеге банк клиенты булган хатын-кыз, әллә ни уйлап тормыйча, сорауга җавап бирүдә катнашырга ниятли. Икенче...
Мошенниклар Аксубай укытучысының 10 мең сум акчасын урлаганнар.
Укытучы иртәгесе уку көненә әзерләнеп, компьютер артында эшләп утыра һәм кинәт экранда бер банк логотибы белән бонуслы программа турында "Рәхмәт" әйтеп җавап бирү соралган сорау пәйда була.
Әлеге банк клиенты булган хатын-кыз, әллә ни уйлап тормыйча, сорауга җавап бирүдә катнашырга ниятли. Икенче этап булып "Дәвам итәргә" дигән картинка пәйда була, ханым бу юлы да уйламыйча төймәгә баса, аннан соң банк картасының соңгы дүрт санын кертү тәкъдим ителә. Һәм ул үзенең банк картасы саннарын да язып куя. Шуннан соң банктан теркәү паролен беркемгә дә бирергә, паспорт мәгълүматларын хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый, дигән чираттагы смс-хәбәр килә. Алга таба банктан парольне өченче затларга хәбәр итмәскә, дигән тагын бер кыска смс-хәбәр ала. Ә инде төнлә ханым хезмәт хакы күчә торган картадан түгел, ә кредит картасыннан 9999 сумлык хезмәт күрсәтелүе хакындагы смс-хәбәрне укый.
- Мошенниклар банк логотибы белән яшеренеп һәм кешеләрнең банкларга ышанычыннан файдаланып, хакерлар ролен башкаралар. Халык онлайн-хезмәтләрдән файдаланырга, исәп-хисап счетларын аның аша түләргә яки башка операцияләрне башкарырга күнекте, ә алдакчылар исә банк картасы хуҗаларыннан мәгълүмат алып, үз файдаларына эшлиләр. Әлеге очракта "Мобильле банк" хезмәте башка номерга күчерелгән булган. Мошенниклар эш хакы күчерелгән картада акча юклыгын, аның каравы бу кешенең тагын кредит картасы булуын ачыклыйлар һәм аннан акчаны салдыралар, - дип аңлатма бирде район прокуроры Эдуард Хираҗев. - Гражданнарны бигрәк тә онлайн-банклар белән эш иткәндә үтә дә уяу булырга чакырабыз.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла.
Фото: www.vest-news.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев