Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә 17 майдан 6 июньгә кадәр вакыйгалар турында 169 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның 14 е - җинаять маддәсенә туры килә, 6 җинаять эше кузгатылган. 14 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, берсендә зыян күрүче бар. 17 сеннән 18 майга каршы төндә Иске Кыязлы авылында билгесез кешеләр...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә 17 майдан 6 июньгә кадәр вакыйгалар турында 169 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның 14 е - җинаять маддәсенә туры килә, 6 җинаять эше кузгатылган. 14 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, берсендә зыян күрүче бар.

17 сеннән 18 майга каршы төндә Иске Кыязлы авылында билгесез кешеләр ГАЗ-3307 һәм УАЗ автомашиналарының ишекләрен ачып, аккумуляторларын салдыралар һәм ачкычлар җыелмасын урлыйлар. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.

Ир элеккеге хатынының хәлен белергә уйлый. Әмма аның сәфәренең максаты игелекле булып чыкмый. Очрашу вакытында ызгышып китәләр һәм ир, үтерү белән куркытып, хатынның башына уклау белән суга, кыйный, буа. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.

14 майдан 16 сына кадәр агрофирмаларның берсенә эшләргә килгән Лаеш районы кешесе, үзенең җимерелгән ВАЗ-2108 автомашинасын (кызыл төстә, дәүләт номеры Е 647 ОР 43 rus) Беловка авылы янында юлда калдыра. 17 май көнне билгесез затлар машинаны урлап китәләр, ә машина хуҗасы полициягә гариза белән 21 май көнне генә мөрәҗәгать итә.

Яңа Тимошкиноның машина-трактор паркы территориясендә, бергә хәмер кулланганнан соң, берәү ватык шешә белән авылдашын җәрәхәтли - медиклар зыян күрүченең ярасы тирән түгел, дип билгелиләр, ир-атны хастаханәгә салу таләп ителми.

27 сеннән 28 майга каршы төндә билгесез кешеләр искемокшинолының бакчасыннан бер айлык 10 үрдәк урлыйлар.

1 һәм 2 июнь көннәрендә Такталы авылы кырында басып торган авыл хуҗалыгы агрегаты - культиватордан гидрошланг һәм гидроцилиндр урлана, агрофирмага килгән зыян күләме 3850 сум. Оператив-эзләнү чаралары алып барыла.

Савгачлы иптәшенең банк картасыннан 15 мең сум акчасын салдыра. Картаны ул кунакка килгән дусты йокыга киткәч, аның сумкасыннан ала, бәхетенә пин-коды да шунда ук була. Акчаны ул этаплап салдыра һәм үз ихтыяҗлары өчен тота.

3 ннән 4 июньгә каршы төндә билгесез затлар Октябрьнең 50 еллыгы урамында басып торган автомашинадан - аккумулятор батареясен, домкрат, ачкычлар җыелмасын һәм кызыл төстәге "Stels" велосипедын, Октябрьнең 40 еллыгы урамында "Ока" дан автомагнитола урлыйлар. Оператив-эзләнү чаралары үткәрелә.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев