02 хезмәте
Октябрьнең соңгы атнасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 54 гариза һәм хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Бер юл-транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр бар. Иске Кармәттә К.ның өеннән билгесез кеше музыкаль колонка урлап чыга. Аксубайда яшәүче ханым бер кичтә 41 мең сум акчасыннан коры калган. Бер түбә...
Октябрьнең соңгы атнасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 54 гариза һәм хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Бер юл-транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр бар.
Иске Кармәттә К.ның өеннән билгесез кеше музыкаль колонка урлап чыга.
Аксубайда яшәүче ханым бер кичтә 41 мең сум акчасыннан коры калган. Бер түбә астында яшәүче ир хатынның 6 мең сум акчасы һәм банк картасы булган акча янчыгын урлый. Ир банк картасыннан 35 мең сум акчаны да салдыра.
Такталы кешесе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә - билгесез зат аны алдап, банк картасыннан 25 мең сум акчасын салдыра. Шалтыратучы үзен "банк хезмәткәре" итеп таныштырып, ирнең банк картасының пин-кодын әйттерә. Полиция хезмәткәрләре искәртә: шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый. Әйткән очракта сез акчагыздан колак кагачаксыз.
Чуаш Енорускиносында яшәүче ханым элегрәк кылынган караклык гамәле турында хәбәр иткән - сентябрь аенда Аксубай читендә урнашкан Аксубай техникумы бакчасында бәрәңге җыйган вакытта телефоны югала.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев