02 хезмәте
Ике атна эчендә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 116 гариза һәм хәбәр килеп ирешә, 2 җинаять эше ачылган. 11 юл һәлакәте булган, анда зыян күрүчеләр юк, 3 исерек машина йөртүче тоткарланган. 3 ноябрь көнне полиция хезмәткәрләре Иске Үзи авылында өйдә җитештерелгән составында спирт булган сыекча сату фактын...
Ике атна эчендә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 116 гариза һәм хәбәр килеп ирешә, 2 җинаять эше ачылган. 11 юл һәлакәте булган, анда зыян күрүчеләр юк, 3 исерек машина йөртүче тоткарланган.
3 ноябрь көнне полиция хезмәткәрләре Иске Үзи авылында өйдә җитештерелгән составында спирт булган сыекча сату фактын ачыклаганнар. Ханым ярты литр сыекчаны 100 сумга саткан.
Банкның онлайн хезмәте аркасында Яңа Аксубайда яшәүче ханым зыян күргән. Полициягә билгесез затны ачыклау һәм җинаять җаваплылыгына тарту үтенечен белдергән гариза белән 43 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Билгесез зат 11 ноябрь көнне аның банк картасыннан 9 мең 999 сум акчасын салдырган.
"Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Аксубайда яшәүче 90 яшьлек әбигә ашыгыч ярдәм күрсәтүгә баруы турында хәбәр итә. Әбинең уң күзе астында йомшак тиресе яралана һәм башының маңгай өлешендә яра була. Әби сүзләренә караганда, бу яраларны аңа улы сала.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев