02 хезмәте
15еннән 21 ноябрьгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 54 гариза һәм хәбәр кергән, 7 җинаять эше кузгатылган. 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүче юк. "Алкоголь" операциясе кысаларында Аксубайда яшәүче ханым хуҗалыгыннан составында спирт булган, өйдә җитештерелгән сыекча сату факты ачыклана. Хатын "сатып алучыга" көмешкәнең ярты литрын...
15еннән 21 ноябрьгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 54 гариза һәм хәбәр кергән, 7 җинаять эше кузгатылган. 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүче юк.
"Алкоголь" операциясе кысаларында Аксубайда яшәүче ханым хуҗалыгыннан составында спирт булган, өйдә җитештерелгән сыекча сату факты ачыклана. Хатын "сатып алучыга" көмешкәнең ярты литрын 200 сумга сатып җибәргән. Сыекча Түбән Кама дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.
Аксубайда яшәүче ханымның өеннән сәер рәвештә "Леново" телефоны юкка чыга. Аның бәясе 8 мең сум тора. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Аксубайда яшәүче ханым банк картасын, акчасын, шөрепборгыч һәм шөрепләр җыелмасын урлаган Ч.ны җаваплылыкка тартуны үтенеп мөрәҗәгать итә. Ир аның картасыннан 1400 сум акчасын салдыра, сумкасыннан 3500 сум урлый.
Аксубай кешесе бистә читендәге каты көнкүреш калдыклары полигонында 7,62 мм колибрлы 14 патрон таба һәм аларны танышына саклауга бирә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәрби коралларны канунсыз саклаган өчен максималь җәза өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне үз эченә ала.
Савгач кешесенең банк картасыннан 6 мең сумнан артык акчасын урлыйлар. "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив мәгълүматларга караганда картаны билгесез затлар урлаган.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев