Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

11 февральдән 10 мартка кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 216 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше ачылган. 25 юл һәлакәте булган, бәхеткә зыян күрүче юк. Исерек хәлдә машина руле артына утырган 4 йөртүче тоткарланган. 13 февральдә мәзәк хәл килеп чыга. Кизү бүлегенә Емелькино кешесе сәүдә...

11 февральдән 10 мартка кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 216 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше ачылган. 25 юл һәлакәте булган, бәхеткә зыян күрүче юк. Исерек хәлдә машина руле артына утырган 4 йөртүче тоткарланган.

13 февральдә мәзәк хәл килеп чыга. Кизү бүлегенә Емелькино кешесе сәүдә үзәге яныннан ак төстәге "Ниссан" автомобилен урлаулары турында хәбәр итә. Әлеге хәвефле хәл буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек составы аякка баса һәм транспорт чарасын эзләп табып тоткарлау өчен "Тоткарлау" планы төзелә. Бер сәгатьтән соң машинаның Кызыл Партизаннар урамы тыкрыгында басып торуы ачыклана. Автомашина табылуга ук, аның хуҗасы, тимер атын шунда туктатып калдырып, сәүдә үзәгенә җәяү килүен исенә төшерә.

16 февраль көнне кизү бүлегенә аксубайлы өеннән "Штиль" маркалы бензопычкысын урлаулары хакында гариза белән мөрәҗәгать итә. Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә бу гамәлне кылган затның шәхесе ачыкланган, ул үз гаебен таныган һәм мөлкәтне хуҗасына тапшырган. Җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла.

Кәеф-сафа корып алганнан соң Аксубайда яшәүче ханымның 3 мең сумнан артык акчасы югала. Җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла.

Батыр авылында февраль бәйрәмнәре пычак кадаудан башланып китә. Бер түбә астында яшәүче ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлык бәйрәм табыныннан соң башлана. Моңа көнләшү сәбәп була. Хатын ирен "акылга утырту" өчен кулына пычак ала һәм иренең күкрәк читлегенә кадый. Медицина хезмәткәрләре ирнең күкрәк читлегендә тирән пычак ярасы фактын билгелиләр. Әлеге гамәл буенча җинаять эше ачылган. Ир хастаханәдә дәвалана, ә язылышмыйча яшәгән ир белән хатынның алты айлык баласын полиция хезмәткәрләре, опека һәм попечительлек бүлеге белән бергә килеп алып, район үзәк хастаханәсенә тапшырганнар.

25ннән 26 февральгә каршы төндә билгесез затлар аксубайлының Муса Җәлил урамында, өе янында торган ВАЗ-2105 автомашинасына зыян салганнар. Бу уңайдан да оператив-тикшерү чаралары алып барыла.

3 мартта кизү частенә Түбән Баланда авылы кибете сатучысыннан хәбәр килә - эшкә килгәч ул ишек йозагын ачарга теләп, аңа бераз зыян килүен күреп ала. Тышкы якка урнаштырылган видеокамера ярдәмендә әлеге гамәлне кылган кешенең шәхесен ачыклау мөмкин була. Ир-ат, башын төзәтер һәм бер шешә сыра урлап чыгар өчен, кибет басарга теләвен яшерми.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев