02 хезмәте
Майның беренче яртысында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 104 хәбәр килеп ирешкән, 5 җинаять эше кузгатылган. 8 юл һәлакәте килеп чыккан, 1 машина йөртүче һәлак булган. 1 майдан 2 майга каршы төндә билгесез затлар Яңа Ибрай авылы кешесенең йорты янында торган Т-40 тракторыннан аккумулятор батареяләрен урлыйлар. Оператив-эзләү...
Майның беренче яртысында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 104 хәбәр килеп ирешкән, 5 җинаять эше кузгатылган. 8 юл һәлакәте килеп чыккан, 1 машина йөртүче һәлак булган.
1 майдан 2 майга каршы төндә билгесез затлар Яңа Ибрай авылы кешесенең йорты янында торган Т-40 тракторыннан аккумулятор батареяләрен урлыйлар. Оператив-эзләү чаралары алып барыла.
Аксубайның үзәк хастаханәсенә башы яраланган Түбән Татар Майнасы авылы кешесе китерелә. Аңа авылдашы зыян салган. Ә сәбәбе менә нәрсәдә: ике ир-ат көтү көткәндә, берсе икенчесенә, уйнап кына чыбыркы таягы белән төртеп, "мин көне буена аяк өстендә, ә син утырасың", ди. Икенчесе исә шунда ук сикереп торып, автомобиль салоныннан таяк алып аңа китереп суга. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Аксубайлы сату үзәгеннән бер литр Татарстан аракысы урлап чыга. Урлау фактын күзәтү камерасы ачыкларга ярдәм итә. Полиция хезмәткәрләре кибет хуҗаларына сату нокталарында товарларны һәм сатучылар иминлеген саклау өчен күзәтү камералары урнаштырырга киңәш итә.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев