Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

16 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 1 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. 13еннән 14 сентябрьгә каршы төндә Октябрь авылында урнашкан "Аксубай" агрофирмасының складыннан электродвигатель урланган, оператив-эзләнү чаралары алып барыла. Яңа Тимошкино авылында һәм...

16 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 1 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, зыян күрүчеләр юк.

13еннән 14 сентябрьгә каршы төндә Октябрь авылында урнашкан "Аксубай" агрофирмасының складыннан электродвигатель урланган, оператив-эзләнү чаралары алып барыла.
Яңа Тимошкино авылында һәм Аксубайда өйгә канунсыз керү фактлары теркәлгән. Медянки авылы кешесе бер ханым өенә кергән, җинаять эше кузгатылган. Аксубайлы хуҗалары өйдә булмаганда туганнары йортына "кунакка кергән".
20 сентябрь көнне дежур бүлеккә Сидул-Ерыклы авылында яшәүче бер ханымнан хәбәр килеш ирешкән: аның банк картасыннан 7300 сум акча салдырып алганнар. Алданрак аның гаиләсе сату-алу сайтларының берсенә белдерү биргән булган. Һәм телефон экранында башка сайтка юллама һәм тормыш иптәшенең исеме белән туры килгән мөрәҗәгать пәйда булган. Ханым юлламаны ябып, операциядән баш тартырга да өлгермәгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, акчаларны телефонда яхшы антивирус программасы булмавы аркасында салдырып алганнар.
19 сентябрь көнне Аксубайда яшәүче бер ханымнан хәбәр килеп ирешкән: төнлә аның йортыннан ак төстәге "Stels" велосипедын урлаганнар. Оператив-эзләнү чаралары барышында "Имин шәһәр" программасы кысаларында район үзәгендә урнаштырылган видеокүзәтү камералары ярдәмендә каракны ачыклау мөмкин булган.
Сату ноктасыннан караклык очрагын кылган чираттагы каракны видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыклау мөмкин булган.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев