Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 49 гариза һәм хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Өч юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, зыян күрүче юк. 1 гыйнвар көнне алдакчылар Аксубайда яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 8080 сум акчасын салдырганнар. Яңа ел төненнән уянып өлгергәнче, аңа бер...

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 49 гариза һәм хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Өч юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, зыян күрүче юк.
1 гыйнвар көнне алдакчылар Аксубайда яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 8080 сум акчасын салдырганнар. Яңа ел төненнән уянып өлгергәнче, аңа бер кеше шалтыратып үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра һәм "банк системасында тоткарлык килеп чыкты, карталарга һөҗүм көтелә, ашыгыч рәвештә саклык хәстәрен күрергә кирәк" дип хәбәр итә. Хатын озак уйлап тормый, телефонның икенче очындагы ир-атка картада калган акча күләме, карта номеры, карта артындагы өч санны хәбәр итә. Картасына саклагыч кую өчен хатыннан аның кәрәзле телефонына киләчәк парольне хәбәр итүен дә сорыйлар, ул бу мәгълүматны да "банк хезмәткәренә" җиткерә.
Тагын бер картадан акча салдырырга телиләр, әмма ул "Мобильле банк" хезмәтенә тоташмаган була. Полиция хезмәткәрләре район кешеләренә банк карталары белән эш иткәндә сак булырга, карта номерларын, парольне чит кешеләргә хәбәр итмәскә һәм, мөмкинлектән чыгып, "Мобильле банк" хезмәтеннән баш тартырга киңәш итәләр.
2 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Аксубайдагы фатирларның берсендә 39 яшьлек фатир хуҗасы - хатын-кыз мәете табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев