Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

27 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 69 гариза кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. 7 юл һәлакәте булган, зыян күрүчеләр юк. 28еннән 29 гыйнварга каршы төндә Карасу авылында шәхси пилорама территориясендә торган көнкүреш вагончигыннан зыян суммасы 1 мең сумнан артыграк тәшкил иткән күләмдә кадаклар...

27 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 69 гариза кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. 7 юл һәлакәте булган, зыян күрүчеләр юк.
28еннән 29 гыйнварга каршы төндә Карасу авылында шәхси пилорама территориясендә торган көнкүреш вагончигыннан зыян суммасы 1 мең сумнан артыграк тәшкил иткән күләмдә кадаклар югалган. Каракны кайнар эздән ачыклыйлар - ул пилорама хезмәткәре булып чыга, аңа төнлә аракы җитми. Әлеге гражданин административ җаваплылыкка тартылган.
25еннән 30 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында билгесез затлар, район үзәгенең Мазилин урамында урнашкан бер предприятие склады бинасы йозагын ватып кереп, 23 меңнән артыграк күләмдәге суммага тимерчыбык һәм бакыр кабельләр урлыйлар.
Студентлар урамында Аксубайда яшәүче бер ханымның кәрәзле телефонын урлыйлар. Оператив-тикшерү эшләре барышында әлеге җинаятьне кылган зат ачыкланган.
6 февраль көнне иртә белән Иске Кыязлы авылы кешесе участокка беркетелгән полиция хезмәткәренә шалтыратып, билгесез затның аның өеннән планшет урлавы турында хәбәр итә. Оператив тикшерү төркеме тарафыннан караклык кылган кеше ачыклана һәм ул үз гаебен таный. Җинаять эше кузгатылган.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев