Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Полиция хезмәткәрләре "Тикшерү өчен сатып-алу" оператив-тикшерү чаралары оештырдылар. Килеп ирешкән оператив мәгълүмат буенча Беловка авылына рейд оештырылды һәм составында спирт булган сыекча сату факты ачыкланды - "сатучы" бер литр "яшел еланны" 200 сумга сатты. - Көмешкә куу аппараты сатып алып һәм өстәмә табыш алуга ният тотып, шуны истән чыгармагыз, административ...

Полиция хезмәткәрләре "Тикшерү өчен сатып-алу" оператив-тикшерү чаралары оештырдылар.
Килеп ирешкән оператив мәгълүмат буенча Беловка авылына рейд оештырылды һәм составында спирт булган сыекча сату факты ачыкланды - "сатучы" бер литр "яшел еланны" 200 сумга сатты.
- Көмешкә куу аппараты сатып алып һәм өстәмә табыш алуга ният тотып, шуны истән чыгармагыз, административ хокук бозулар турындагы Кодекска нигезләнеп, әлеге гамәл өчен җаваплылык каралган. Физик затның (алкоголь һәм составында спирт булган азык-төлек продукциясен ваклап сатуга лицензияләре булган оешмалар белән хезмәт мөнәсәбәтендә торган физик затлардан яки юридик белеме булмаган килеш эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнеп, составында спирт булган продукцияне ваклап сатуны гамәлгә ашырган заттан тыш) составында спирт булган продукцияне ваклап саткан затларга карата, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган, - дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән опервәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Ионов.
Йолып алынган үрнәкләр "Урта Волжск суд экспертиза үзәге" ДИнә криминалистик экспертизага җибәрелгән. Әгәр составында спирт булган сыекча куллану өчен куркыныч булып чыкса, бу очракта сатучыга карата иминлек таләпләренә туры килмәгән товар җитештергән, саклаган һәм саткан, хезмәтләр башкарган яки күрсәткән өчен җинаять эше ачыла. Бу гамәл өчен 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең ике елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яки башка табышы күләмендә штраф салу, яки 360 сәгатькәчә срокка мәҗбүри эшләргә тарту, яки ике елга кадәр ирекне чикләү, яки ике елга кадәрге чорга мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, яки шул ук вакытка иректән мәхрүм итү җәзасы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев