Мошенниклар аксубайлыларның өй телефоннарына шалтыраталар: якын кешегез бәлага юлыккан
Узган атнада Аксубай районы кешеләре җиңел табыш яратучылар һөҗүменә дучар булган.
Мошенниклар стационар телефон номерлары буенча гражданнарга шалтырата башладылар. Алар цифрлаштыру гасырында да пенсионерларда өй телефоннары калуына исәп тоталар.
Шалтырату пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрдән кергән: аларга кызыктыргыч 10 мең сум түләү белән Аксубайдан Самарага акча алып кайтырга заказ килә. Таксистларда шик туа, алар полициягә шалтыраталар һәм ялгышмыйлар. Акча алырга тиешле адрес буенча 1941 елгы пенсионерка яши. Урынга шунда ук оперативниклар чыга. Әби билгесез кешенең өй телефонына шалтыратуын әйтә, тавыш буенча ул кем шалтыратканын ачыклый алмый, оныгының бәлага таруын гына аңлый һәм шалтыратучының күрсәтмәләренә ияреп, яраткан оныгына ярдәм итү өчен тиз арада килеп җитәчәк машина йөртүчесенә акча тапшырырга тиеш була. Дулкынланган әбекәй кара көнгә дип җыйган акчасыннан коры калырга әзер була инде. Ләкин акчаны алып китәргә тиеш булган таксист белән бергә, полиция хезмәткәрләре дә килә һәм явыз кешенең ниятен гамәлгә ашырырга комачаулыйлар.
Шул ук көнне район үзәгендә яшәүче 83 яшьлек ир-ат фатирында да телефон шалтырый. Билгесез шалтыратучы шул ук сценарий буенча эш итә, хәтта бабайдан оныгының исемен дә әйттерә. Һәм оныгының бәлага таруы турында ышандырырлык итеп сөйли, әмма проблеманы хәл итү өчен 800 мең сум акча кирәк булуын белдерә. Ир-ат оныгы белән ни булганын ачыклау өчен кызына шалтырата һәм кызы полициягә мөрәҗәгать итә.
– Моңа охшаш мошенниклык очраклары районда соңгы ике елда теркәлмәде, – ди Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Гамәлдә күпләп шалтыратулар гадәттә берничә көн дәвам итә, күрәсең, кырыгалдарларның үз эш схемасы. Якыннарыгызны, туганнарыгызны кисәтегез, мондый мошенниклык гамәлләре турындагы мәгълүматны өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә, ялгыз картларга, пенсионерларга җиткерегез. Якын кешесенең бәлага таруы турындагы хәбәр теләсә кайсы кешене борчуга сала, кеше хәлне аңлап җиткерми, югалып кала. Чит кешеләр шалтыратып, якыннарыгызның бәлага юлыгуы турында хәбәр итәләр, эшне җайга салу өчен акча таләп итәләр икән – сөйләшүне өзегез, бу турыда бүлешер кеше табыгыз, хәтта сезгә шалтырату турында беркемгә дә әйтмәскә кушсалар да – күршеләрегезгә керегез, узып баручыга мөрәҗәгать итегез, туганыгызның телефон номерын җыегыз, полициягә шалтыратыгыз. Әмма нинди генә очракта да мошенникларга акча күчереп, аларның гамәлләрен хупламагыз.
Мошенниклык гамәлләре турында 020, 2-72-06 яисә 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев