Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Аксубай кешесе автотранспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр иткәнчә, Аксубай җәмәгать суды 46 яшьлек аксубайлы П.га карата административ хокук бозу турында карар чыгарды.

Ул 2024 елның 23 гыйнварында үзебезнең илдә җитештерелгән җиңел автомобиль руле артына исерек килеш утырган хәлдә тоткарлана. Алкоголь куллану факты алкотектор белән генә түгел, медицина тикшерүе белән дә исбатлана. Кагыйдә бозучының сулышында 0,586 мг/л. абсолют этил спирты булуы ачыклана.

Аксубай җәмәгать суды П.ны ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм аңа 30 000 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев