«Халык инспекторы»: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәгез һәм бүләк алыгыз
2025 елда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны төшергән өчен 3,7 миллион сумнан артык акча түләнгән.
Бүләк алу өчен «Халык инспекторы» кушымтасын эшләтеп җибәрергә, хокук бозу фактын видеога төшереп расларга һәм урынын күрсәтеп гариза тутырырга кирәк.
Бүләкләүне хокук бозуларның җиде категориясе буенча видеотеркәү өчен генә алырга мөмкин: транспорт чарасыннан чүп-чар ташлау (1150 сум), йөртүче яисә мотоциклчының куркынычсызлык каешын такмавы яисә мотоциклчының шлем кимәве (300 сум), светофорның тыю сигналы вакытында туктау сызыгыннан чыгу (230 сум), светофорның тыю сигналы буенча хәрәкәт итү (300 сум), каршы як хәрәкәт полосасына яисә каршы як юлдагы трамвай юлларына чыгу (1440 сум), җәяүлеләргә өстенлек бирмәү (435 сум), хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшүче йөртүче (435 сум).
Гариза Дәүләт автоинспекциясенә җибәреләчәк һәм, әгәр факт буенча уңай карар кабул ителсә, бүләк акча гариза бирүченең хисабына киләчәк.
– Әлеге чара – нәтиҗәле. Йөртүче кулындагы шул ук телефон юлда игътибарны тарката һәм юл хәрәкәтенең барлык катнашучылары өчен дә җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – ди район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Район халкына «Халык инспекторы» кушымтасын актив кулланучы булырга чакырам, бүләк алу өчен генә түгел, әлбәттә, бу гражданнарны кагыйдә бозучылар турында хәбәр итәргә дә дәртләндерә. Һәркем, ул йөртүче, җәяүле яисә пассажир булсынмы, үзенең йөргән юлында иминлеккә ышанырга хокуклы. Ә кагыйдә бозучыларны, бигрәк тә явыз ниятлеләрен, җәзага тартырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев