Үзең белән юлга ал
Кышкы юлда көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Дәүләт автоинспекторлары һәрвакыт юлга үзең белән көтелмәгән хәлләрдә ярдәм итәчәк биш әйберне алырга киңәш итәләр.
Кышкы чорда автомобильдә һәрвакыт, стоянкада машинаны кардан чистартып чыгару яисә баткан очракта куллану өчен, көрәк булырга тиеш.
Һәрвакыт үзең белән запаста туңмый торган су белән сыешлык йөртергә, чөнки ул кинәт бетеп китәргә дә мөмкин.
Фараларны, пыялаларны, көзгеләрне кардан чистарту өчен щетка.
Кинәт карга кереп баткан очракта, буксирга алу өчен машинада трос булуы да шарт.
Кинәт аккумулятор утырган очракта, автомобильдә һәрвакыт кабызу-заряд бирү җайланмасы булырга тиеш.
Барлык йөртүчеләргә дә хәерле юллар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев