Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Укучыларга белергә һәм үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр

Түбән Баланда белем бирү учреждениесендә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә багышланган чара гадәти булмаган формада узды.

Кагыйдә буларак, мондый чараларны, гадәттә, балалар өчен яшь юл хәрәкәте инспекторлары – укучылар оештыра. Ә монда башлангыч сыйныф укучылары өчен сценарийны балалар бакчасында тәрбиялнүчеләр әзерләгән.
– Балаларның чыгышларыннан күренгәнчә, биредә әлеге юнәлештәге эш мәктәптә дә, балалар бакчасында да системалы һәм планлы алып барыла, – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау территориаль бүлеге инспекторы Гөлфия Гыймалетдинова. – Уен формасында узган бүгенге чара сабыйларның юл билгеләре белән дә, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дә таныш булуын күрсәтте. Бу очраклы түгел. Уен залында чын сфетофор, җәяүлеләр кичүе һәм шулай ук төп юл билгеләре рәсемнәре белән юл куркынычсызлыгы почмагы бар.
Шуңа күрә балалар нинди дә булса юл вакыйгасында үз рольләрен уйнаган вакытта, тамашачылар сыйфатында чыгыш ясаучыларның тиешле юл билгеләрен белеп күтәрүләре гаҗәп булмады.
Шулай булгач, зыян китерүче Мәче Мальвина, Лисичка һәм юлда үзләрен дөрес тотарга тырышкан башка законга буйсынган юл хәрәкәтендә катнашучыларның кәефләрен ничек кенә бозарга тырышса да, аның мәкере барып чыкмады.
Тик «тормоз тавышы» ишетелгәч һәм «бәрелгәч» кенә, Мәче юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәнен һәм, иң мөһиме, аларны үтәмәсәң, юлда бәлага эләгергә мөмкин булуын аңлады.
Спектакль ахырында тәрбияче Елена Харитонова җитәкчелегендә балалар юл йөрү кагыйдәләре инспекторына багышланган җыр башкардылар.
Чараның мөһимлеген ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илшат Сибгатуллин да ассызыклады.
Инспектор сабыйларга велосипедның да шулай ук транспорт чарасы булуы турында хәбәр итте, аны зур юлда бары 12 яшьтән генә кулланырга мөмкинлеген ассызыклады.
Илшат Сибгатуллин сабыйларга ЮХИДИ автомобиленең махсус җайланмасын күрсәтте. Шуннан соң алар юлда машина йөртүчене туктаттылар һәм аның куркынычсызлык каешын эләктергән булуына инандылар. Балалар аңа юлда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрткән белешмәлек тапшырдылар.
Гөлфия Гыймалетдинова һәм ЭЭМның Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Татьяна Мартынова рольләрне башкарган балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар ябыштырылган аяк киеме сала торган букча бүләк иттеләр. Башлангыч сыйныф укучыларына да кунаклар рюкзакларга ябыштырыр өчен фликерлар һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр тараттылар.
Мәгариф учреждениесе директоры Ольга Копонева чарада катнашулары өчен кунакларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев