Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» тәмам: юлларда куркынычсызлык — һәркемнең эше!

Аксубай районында «Тоннель» профилактик операциясе узды.

Чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Куркынычсызлык каешын эләктермичә хәрәкәт иткән ике машина йөртүче ачыкланган.

— Беренче карашка мондый кечкенә генә хокук бозуның да җитди нәтиҗәләргә китрүе мөмкин, — дип ассызыклыйсым килә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм тәртипле булырга чакырам, — дип мөрәҗәгать итте «Аксубай» сайты укучыларына Аксубай районының баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. — Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү — ул формальлек кенә түгел, ә сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге гарантиясе.

Куркынычсызлык каешлары — ул саклык чарасы, ул гомерне саклап кала ала. Исегездә тотыгыз, статистик мәгълүматлар буенча, авария очрагында эләктерелгән машина йөртүчесенең исән калу мөмкинлеге дүрт тапкырга күбрәк.

Кызганычка каршы, дәүләт автоинспекторлары юллардагы барлык аварияләрне булдырмый кала алмый, ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту нәтиҗәсендә аларның санын киметергә мөмкин. Ә машина йөртүчеләргә юлларда куркынычсызлыкка җаваплырак карарга кирәк.

Дәүләт автоинспекторы искәртә: игътибарлы һәм сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген истә тотыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев