Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» операциясе аксубайлыларның автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктермичә хәрәкәт итүләрен күрсәтте

«Куркынычсызлык каешын эләктер» профилактик чарасын үткәрү чорында Аксубай районы юлларында «Тоннель» рейды үткәрелде һәм ул куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән иде.

Кызганычка каршы, актив мәгълүмати кампаниягә карамастан, кайбер машина йөртүчеләр һәм пассажирлар әлеге гади, әмма тормыш өчен мөһим кагыйдәне үтәмиләр. 

Рейд вакытында машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган, шуларның бишесе — машина йөртүчеләр, икесе — пассажирлар.

Куркынычсызлык каешы — ул юл йөрү кагыйдәләренең таләбе генә түгел, бу сезнең һәм сез утыртып йөрткән пассажирларның куркынычсызлыгы. Юл-транспорт һәлакәте очрагында куркынычсызлык каешын куллану имгәнүләр алу куркынычын күп тапкырга киметә, ул гомерләрне коткара.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да җаваплы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев