Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлекне арттырып, юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган

Бүген Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 11 чакрымында зыян күрүче белән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан

Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе мәгълүматларына караганда, «Субару импреза» машина йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайламый, идарәне югалта һәм каршы як юнәлешнең хәрәкәт итү өлешендә әйләнеп каплана.

– Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчесе баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, башы һәм сул як җилкәсе яралану диагнозы белән Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылды, – дип шәрехләде район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Йөртүчеләргә кыштан соң ачылган асфальт юлның юл хәрәкәте кагыйдәләренә битараф һәм юл билгеләренә игътибарсыз булу өчен сәбәп түгеллеген истән чыгармаска кирәк. Бигрәк тә бу участокта хәрәкәт итүнең рөхсәт ителгән тизлеген күздә тоткан билгеләргә.

Юл-транспорт фаҗигасында зыян күргән шоферның сигез еллык йөртү стажы булган, календарь ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ун тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев