Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе мәгълүматларына караганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозучы юридик затлар исемлеге төзелде.
2026 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча, аңа республиканың муниципаль берәмлекләре территориясендә теркәлгән 86 оешма кергән.
Антирейтингның абсолют лидеры булып Казанның «Лаборатория РТХ» ҖЧҖе тора — әлеге чорда әлеге предприятие йөртүчеләре тарафыннан 528 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Икенче урында — 459 кагыйдә бозу очрагы белән Алабуга районының «АВП групп» ҖЧҖе. Лидерлар өчлеген 415 хокук бозуга юл куйган Чаллының «Райз» ҖЧҖ компаниясе йомгаклый.
Исемлектә Аксубай районы оешмасы — «Волга Селект» ҖЧҖ дә бар. Ул антирейтинг позицияләреннән төшми һәм агымдагы елның җиде аенда инде 82 бозу очрагы тупланган. Җирле юридик затларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү проблемасы муниципаль юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең дә игътибар үзәгендә кала.
— Агросәнәгать фирмалары эше зур габаритлы техниканы куллану, кыска вакыт эчендә эшләрне башкару һәм уңыш җыю чорында йөртүчеләрнең арыган хәлдә эшләве белән бәйле. Нәкъ менә шушы факторлар еш кына кагыйдәләрне санга сукмауга китерә. Ләкин планны үтәү өчен ашыгу бернинди очракта да каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру яки тиешле документларсыз техника белән идарә итү өчен аклау булып хезмәт итә алмый. Берничә минутны экономияләү гомер өчен куркыныч тудыра, — дип ассызыклый Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия рәисе Станислав Зайцев.
Статистика күрсәткәнчә, беренче карашка әһәмиятсез булып күренгән кагыйдә бозулар да фаҗигагә китерергә, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын күп тапкырларга арттырырга мөмкин.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия барлык предприятие җитәкчеләрен йөртүчеләр составына контрольлекне көчәйтергә, ә хәрәкәттә катнашучыларның үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.
Нет комментариев